Мәктәп укучысы бассейнда күнегүләр ясаган вакытта үлгән

11 сентябрьдә Мәскәүнең көнбатышында 12 яшьлек кыз «Фили» бассейнында күнегүләр вакытында үлгән. Кыз берничә метр йөзгәч хәле начараеп киткән.

Укучы бассейн борты янына килеп җиткән һәм аңын җуйган. Баланы судан чыгарып, хастаханәгә илткәннәр, тик табиблар аны коткарып кала алмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе –  кинәт йөрәк туктау. Полиция фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Мәрхүмәнең бассейнга йөрү өчен белешмәсе булган. Башкала прокуратурасы тикшерү башлаган.


Фикер өстәү