Казан зоопаркына Франциядән сирәк очрый торган кыргый ишәк кайтарылган

Казанның “Замбези” елгасы зоопаркында Белль исемле 4 яшьлек Сомали ишәге пәйда булган. Ишәк “кызы” үзен әйбәт хис итә, юлны җиңел кичергән. Зоопаркның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, Белль бик хәрәкәтчән, куркак түгел.

Ишәк үлән, куак, ашлык белән туклана. Зооботсад хезмәткәрләре аңа бөртекле үлән һәм печән рәвешендәге махсус азык сатып алган. Франциядән кайткан “кызый” – әлегә 30 көнлек карантинда. Яз көне гну, личи антилопалары, страус, зебра һәм марабу күршесендә яшәячәк.

Сомали кыргый ишәге – Кызыл диңгезнең көньяк яры буенда (Эритреядә), Сомали һәм Эфиопиядә яшәүче кыргый ишәк төре ул. Хайванның аяклары кара төстәге буй-буй сызыклар белән капланган. Шуңа күрә зебрага охшап тора. Бөтен дөнья күләмендә зоопаркларда алар – нибары 150ләп кенә. Мондый ишәкләр, кыргый атлар кебек, көтүләшеп яши. Шуңа күрә киләсе елның язында “Замбези елгасы”на тагын бер пар кыргый ишәк кайтарылачак.


Фикер өстәү