Хроник арыганлыктан ничек котылырга? Ул нәрсәсе белән куркыныч?

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере хроник арыганлыктан интегә. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре ил халкы арасында сораштыру уздырганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Белгечләр чаң суга: элегрәк бу халәт, нигездә, 40–60 яшь аралыгындагы кешеләргә генә хас булса, хәзер ул яшьләр арасында да еш күзәтелә башлаган. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Хроник арыганлыктан ничек котылырга?

Казанның 7 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Карина Хәйретдинова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Хроник арыганлык гадәти арудан нәрсәсе белән аерыла?

– Хроник арыганалык вакытында кеше күпме генә ял итсә дә, күпме генә йокласа да, арыганлыгы бетми. Бу халәтнең иң төп аермалы билгесе шул. Хроник арыганлыктан интеккән кеше көн дәвамында хәлсез йөри. Хроник авыруның ни сәбәпле килеп чыгуы әле дә булса билгесез булып кала бирә. Шулай да ул организмга макронутриентлар (аксым, май, углевод һ.б.) һәм микронутриентлар (минераль матдәләр, витаминнар) җитмәү, аллергия, кешенең озак вакыт дәвамында физик һәм психик киеренкелек халәтендә яшәве аркасында килеп чыгарга мөмкин дип фаразлана.

– Хроник арыганлыкны организмдагы нинди үзгәрешләр буенча чамаларга мөмкин?

– Әйткәнемчә, кеше көн дәвамында хәлсезлектән интегә. Ул таркау, игътибарсызга әверелә. Баш әйләнү, йокысызлык яки, киресенчә, аягүрә йоклап йөрү кебек билгеләр күзәтелергә дә мөмкин. Бу халәт өч-дүрт айдан да артыграк дәвам итсә, чаң сугарга җирлек бар.

– Мондый арыганлык ниндидер чир билгесе дә була аламы?

– Әйе, хроник арыганлык җитди чир барлыгы турында да кисәтергә мөмкин. Аерым алганда ул организмда инфекцияле, паразитар чирләр, калкансыман биз, аутоиммун авырулар, яман шеш вакытында да күзәтелә ала. Психик авыруы булган кеше дә еш кына хроник арыганлыктан интегә.

– Ул дәвалауга бирешәме?

– Кызганыч, конкрет шушы халәтне генә дәвалау алымнары юк. Әгәр хроник арыганлык чир билгесе булса, ул чакта нәкъ менә шул чирдән дәваланырга кирәк. Калган очракларда, хроник арыганлыктан котылу өчен, гомуми киңәшләргә колак салырга: ял һәм эш режимы көйләргә, дөрес тукланырга, В, С витаминнары, минераль матдәләр эчәргә киңәш ителә. Физик күнегүләр, дәвалау массажы ясау да артык булмас.

– Хроник арыганлыкны ничек булдырмый калырга?

  • Беренче билгеләре күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң беренче чиратта терапевт, невролог, клиник психологка күренү хәерле. Хроник арыганлыкны кисәтү өчен, күбрәк саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга, стресслардан сакланырга, күңелгә якын булган яраткан шөгыльләреңә, хоббига вакыт табарга кирәк. Көн саен ярты сәгать йөгерү дә артык булмас. Елга бер тапкыр булса да профилактик тикшеренү узарга тырышыгыз.

– Җәен ялны тулысынча алу файдалыракмы? Әллә икегә бүлеп алу хәерлерәкме?

–  Һәр кешенең организмы индивидуаль. Бу очракта да бер кешегә озын ял килешсә, икенчесенә ул, киресенчә, зыянга гына булырга мөмкин. Әмма медицина ягыннан караганда, ялны бүлеп алу организм өчен күпкә файдалырак. Ник дигәндә, бер ай ял иткән кешенең организмы тулысынча ял итүгә генә күнегеп бетә. Шул рәвешле аңа эшкә керешеп китү өчен дә күбрәк вакыт кирәк булак. Бу – организм өчен зур стресс.

Хроник арыганлыктан интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?

– Мондый чакта туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Рационда аксым, май, углеводлар – барысы да булырга тиеш.

* Көнгә биш-алты тапкыр аз-азлап ашагыз.

* Көн дәвамында В витаминына (балык, бавыр, кош ите, йомырка, кузаклылар, шпинат, банан, чикләвек), С витаминына (цитруслар, киви, гөлҗимеш, кәбестә, яшел борчак, яшел алма) бай ризыклар, составында Омега-3 һәм Омега-6 булган продуктлар (әстерхан чикләвеге, чиа орлыгы) ашарга кирәк.

* Көн дәвамында 2–2,5 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз.

* Камыр ризыкларыннан, тозлы, майлы азык-төлектән, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Алар хәлегезне тагын да авырайтачак кына.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү