Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре дәвам итә

Кичә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре башланды, ул 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген мәдәни программага Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, Татарстан Республикасы шагыйрь һәм язучылары белән очрашу, Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен тантаналы ачу кергән. Шулай ук, Татарстан режиссеры Байбулат Батулланың «Бери да помни»/«Ядәч! Истә!» нәфис фильмын ябык форматта күрсәтү каралган. Фильмнан соң авторлар төркеме белән очрашу уза. Кинотасма прокатка 2023 елның 14 сентябрендә чыга.

 


Фикер өстәү