Мәскәүдә Татарстан көннәре уза: кайда, нинди чаралар үтәчәге билгеле

Бу көннәрдә Мәскәүдә Татарстан көннәре дәвам итә. Ул ТАССР оешуга 100 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Әлеге истәлекле даталар уңаеннан шактый чаралар үткәрелде. Әйтик, федераль хәрби-мемориаль зиратта Армия генералы Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәев каберендә һәйкәл ачылды. Мәхмүт ага узган елның декабрендә 97 яшендә вафат булган иде. Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов кабереннән бер уч туфрак салынган капсула исә, геройның туган ягына – Минзәлә районы Матвеевка авылына җибәрделәр.

Татарстан вәкилләре – Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Рәмис Аймәт, Шәмсия Җиһангирова катнашында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, Татар мәдәни үзәгендә иҗади очрашу үтте. Татарстан көннәре кысасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең иң уңган татар кызын да сайладылар. Алар «Татар кызы – 2020» конкурсында катнашачаклар. Данил Салихов әлеге очрашу турында менә ниләр сөйләде:

– Мәскәүдә Татарстан көннәре ел саен уза иде. Быел ул зур даталарга бәйләп, олылап үткәрелде. Үзизоляциядән cоң узган зур чараларның берсе булганга, без дә халыкны, халык та безне сагынган иде. Очрашуга татар әдәбиятын аңлаган, ихлас сөйләшүгә сусаган халык җыелды. Төп сүзебез ана теле турында булды, әдипләр үз иҗатлары белән таныштырды. Очрашудан соң иҗат юлына аяк баскан яшьләр килделәр. Бик матур иҗади үрнәкләре белән таныштырдылар. Татарстан көннәре бик җылы истәлекләре белән истә калды.
18 августта совет разведчиклары Исхак Әхмәров белән аның хатыны Хелен Лоурига каберләре өстендә һәйкәл ачылачак. Мәгълүм булганча, Исхак Әхмәров сугыш елларында АКШта легаль булмаган резидентурага җитәкчелек иткән, разведканың иң авыр участокларында эшләгән. Шул ук көнне билгесез солдат каберлегенә һәм маршал Жуков һәйкәленә чәчәкләр салу булачак.

Татарстан көннәрендә сәнгатьнең һәр төре тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, Третьяков галереясында «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күзгәзмә ачылачак. Татарстанның сәнгать музее бу чарага 48 картина алып бара.

Татарстан Хөкүмәте, Россиядә Татарстан Республикасы вәкиллеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган бу чара зур гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Бүген узасы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.


Фикер өстәү