Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Җәлил исемендәге паркны төзекләндерүгә бәясен бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге паркны карап чыкты һәм җирле халык белән аралашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты парк территориясе буйлап узды, шәһәр халкы белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов  җәмәгать киңлекләре, парклар, скверларның кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнүен, тормыш белән тулылануын күрү һәрвакыт күңелле икәнлеген искәртте. Халык Президентка «Безнең ишегалды» программасы өчен рәхмәт белдерде», — диде Галимова.

Паркны торгызганда архитекторлар Минзәләнең сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр шәһәре булу тарихына бик сак карыйлар. Биредә өсте ябулы ярминкә мәйданы булдырылган. Аңа спорт һәм балалар мәйданчыклары белән актив ял итү зонасы һәм төрле чаралар үткәрү өчен үзәк мәйдан тоташа.


Фикер өстәү