Татарстан Казахстанга коронавируска каршы көрәш өчен саклану чаралары җибәрде

Коронавирус пандемиясе шартларында Казаннан Казахстанга ярдәм чаралары оештырыла. «Добро-Соседство» дигән проект июль аенда эшли башлаган иде. Чарада Мәскәү, Әстерхан, Екатеринбург, Саратов, Оренбург, Казан һәм Уфадагы коммерцияле булмаган оешмалар катнаша. Татарстаннан чараны төп оештыручы – «Үзәк Азия тикшеренүләр институты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Әлеге институтның башкарма директоры Марат Сафин әйтүенчә, ярдәм чарасының географиясе киңәя: август аенда Россиядән Усть-Каменогорск, Павлодар, Актау, Аксай һәм Алма-Атага гуманитар ярдәм озатылган. Бу эшне башлап кына җибәргәндә антисептик, ингалятор, электрон тонометрлар һәм тонометрлар җибәрелсә, соңгы араларда саклагыч костюмнар да салганнар.

– Бу айда Оренбургның «Евразия» хәйрия оешмасы белән бергә эшлибез, – ди Марат Сафин. – Өч төрле әйбер сатып алынды – медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар. Шуларны җыеп, транспорт компаниясенә тапшырабыз. Ул шушы көннәрдә юлга кузгалачак һәм 26 августка Алма-Ата шәһәрендәге партнерларга – А. Маргулан исемендәге археология институтына барып җитәчәк. Ул институт белән безне һөнәри эшчәнлек тә берләштерә. Алар белән күптән дустанә мөнәсәбәттә. Бергәләп аналитик язмалар әзерлибез, «түгәрәк өстәл»ләр, семинарлар, форумнар үткәрәбез. Коронавируска каршы көрәштә без җибәргән саклану чаралары аларга ярдәм булачак.
Ул чаралар беренче чиратта фән өлкәсендә эшләүчеләргә, институт хезмәткәрләренә биреләчәк икән. Әлеге коммерцияле булмаган оешма Таҗикстан, Үзбәкстанга да матди ярдәм күрсәткән.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү