Нефролог Регина Ахуньянова: «Бөерләр ялкынсынган вакытта аны җылытырга, күп итеп су эчәргә ярамый»

Җир шарында яшәүчеләрнең 10 проценты хроник бөер авыруларыннан интегә. Үлем-китем очраклары буенча исә алар инфаркт, инсульт һәм шикәр чире авыруларыннан соң дүртенче урында тора. Соңгы елларда бөер авыруларының артып китүенә социаль  челтәрләр дә зур өлеш кертте, дип саный белгечләр. Яшерен-батырын түгел, бүген анда үз сәхифәсен алып барган ике кешенең берсе –  «табиб». Алар өйрәткәннәргә ышанып, үзлегеннән генә дәваланучылар да шактый. Бөерләр өчен бу нәрсәсе белән куркыныч? Бөер авыртуын бил авыртудан ничек аерырга? Табиб-терапевт, нефролог, диетолог Регина Ахуньянова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.  

– Бөерләр ни сәбәпле борчый?

– Андый хәл еш кына пиелонефрит дип аталган бөер ялкынсынуы чире вакытында күзәтелә. Кеше аны еш кына гадәти ОРВИ кебек уздыра. Бу чир әнә шуның белән аеруча куркыныч. Шуңа кеше еш кына тиешенчә дәваланмый да. Бу исә чирнең тагын да азуына китерә. Бөердә таш булганда да кеше авыртудан интегә. Андый чакта бөерләр сызлап, чәнчеп авырта. Ташлар организмда тоз әйләнеше бозылганга күрә пәйда була.

– Ир-ат белән хатын-кыздагы бөер авыруы бер-берсеннән аерыламы?

– Зифа буйлы, ябык, корсак тирәсендә май катламы аз булган хатын-кызларның бөерләре еш кына арка ягыннан түгел, ә нәкъ менә корсак тирәсеннән авырта. Шуңа күрә гүзәл зат бөере авыртканын белми дә, эчем авырта дип зарлана. Бөерләрне сафтан чыгарган тычкан бизгәге вакытында да кешенең эче авырта. Бөерендә хилафлыклар булган ир-атлар исә, гадәттә, бил авыртудан зарлана.

– Сүз уңаеннан, бөер авыртуны бил авыртудан ничек аерырга?

– Хроник бөер авырулары булган кеше бу очракта эшнең нидә икәнен шундук аңлап алачак. Бөерләр борчыганда, авырту билдән өскәрәк, арка ягыннан сизелә. Бил авыртканда, кеше билдән астарак өлештә уңайсызлык сизә, кеше хәрәкәтләнгән саен, авыру да күчеп йөри. Бөер исә бер урында гына борчып тора.

– Бөерләр авырткан мәлдә хәлеңне ничек җиңеләйтергә мөмкин?

– Андый чакта күпләп су эчәргә, авырткан урынны җылытырга кирәк, дигән фикер яши. Бу – зур хата. Бөерләр ялкынсынган вакытта аларны бигрәк тә җылытырга ярамый. Бу авыртуны көчәйтәчәк кенә. Бөерләр борчыган мәлдә авыртуны баса торган дару эчеп куярга кирәк. Аннары кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, гомуми кан анализы тапшырырга, бөер һәм сидек капчыгына УЗИ ясатырга кирәк. Кешенең 38–39 градуска кадәр температурасы күтәрелсә, йөзе, бармаклары шешенә башласа да, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бөерләр сәгатенә 50–70 мл бәвел фильтрлый. Шуңа күрә кеше көн дәвамында кече йомыш белән азрак йөри башласа, төнлә исә, киресенчә, ике-өч тапкыр бәдрәф юлын таптаса да, бөерләрне тикшертергә кирәк.

– Бөер авыртудан интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?

– Бөерендә таш булган кешеләргә организмдагы тоз әйләнешен җайга салырга кирәк. Моның өчен шоколад, кофе, тозлы, ысланган, сөт ризыкларын чикләргә кирәк. Бөердә хилафлык булганда аксымны да чама белән генә ашарга кирәк. Андый кешеләргә аксымлы диеталарда утыру, БАДлар, зур дозадагы витаминнар эчү тыела. Бүген күп кенә «Инстаграм» «табиб»лары, шул ук блогерлар күп күләмдә (5000 бермәмлектән артык) Д витамины эчәргә киңәш итә. Бу бөернең кальций белән агулануына китерә. Ягъни бөернең күзәнәкләренә кальций утыра. Ул исә әлеге мөһим органның эшчәнлеген боза. Соңгы арада бу хәл хәтта балаларда да күзәтелә башлады. Моңа әти-әниләрнең баласын һаман да шул социаль челтәрләрдә язылганнарга нигезләнеп, үзлегеннән генә дәваларга маташуы сәбәпче.

Бөерләр сәламәт булсын өчен табиб киңәшләре

  1. Хроник циститны, җенси юл белән күчә торган авыруларны вакытында, ахыргача дәваларга кирәк.
  2. Тамак авыртканда, стрептотест ясатып, сездә стрептококклы ангина түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Ник дигәндә, стрептококк бактериясе бөерләргә ябырыла. Бу исә бөергә инфекция эләгеп, аның ялкынсынуына китерә. Соңгы арада гломерулонефрит диагнозы еш кына әнә шул ангинаны дөрес дәваламаган, аны аяк өсте генә уздырган кешеләргә куела.
  3. ОРВИ, ковидны катлаулы формада уздырган кешеләргә дә авырып терелгәннән соң ике атна үткәч, гомуми кан анализы, УЗИ ярдәмендә бөерләрен тикшертергә кирәк. Гомумән, бу төр тикшеренүне елга бер мәртәбә һәркемгә узарга киңәш итәр идем.
  4. Спорт белән шөгыльләнү дә бөер авыруларын кисәтергә ярдәм итә. БАДлар, аксым диеталар, протеинлы батончик, система ярдәмендә ала торган витаминнар белән мавыгучыларга да сак булырга кирәк.
  5. Морс, сок, компот кебек баллы суларны гади суга алыштыру хәерле. Организмда тоз әйләнеше бозылган кешеләргә минераль су эчәргә дә киңәш ителә.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү