Табиб-нефролог: БАД эчү бөерләр өчен зур сынауга әйләнә

2006 елдан бирле март аеның икенче пәнҗешәмбесендә Дөньякүләм бөер авыруларына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Организмыбызны даими рәвештә чистартып торучы иң мөһим органнарның берсе ул. Аны ничек сакларга? БАДлар ярдәмендә бөер чистарту дөресме? Табиб-нефролог Ильмира Галина бөергә бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Бөер авырулары бүген киң таралганмы?

– Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 15 проценты хроник бөер авыруларыннан интегә. Кызганыч, бу сан елдан-ел арта бара. Үлем-китем, инвалидлыкка китергән иң мәкерле чирләрнең берсе санала ул. Элегрәк бөер авыруларына әллә ни зур игътибар бирелми иде. Хәзер еш очраганлыктан, аның турында еш сөйләргә туры килә. Соңгы арада коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында да бөер авыруларыннан интегүчеләр саны артты. Гипертония, шикәр чире авырулары да бөерләргә зыян сала. Бөер авыруларын тиз генә ачыклыйм димә. Ник дигәндә, башлангыч чорда алар бернинди билгеләрсез уза. Бөердә хилафлык барлыгы еш кына диспансеризация яки профилактик медицина тикшерүе барышында гына ачыклана.

– Шулай да организмдагы кайсы үзгәреш, билгеләр бөерләрдә хилафлык барлыгы турында сөйли?

– Иң беренче чиратта, бил авыртса, игътибарлы булырга кирәк. Ул бер яктан гына да, берьюлы ике яктан да борчырга мөмкин. Бөер авыртканда, тән температурасы 37–38 градуска кадәр күтәрелә, йөз шешенә, иртән күз төпләре карала, аяклар шешенә, кан басымы күтәрелә, кеше хәлсезлектән интегә. Авыз кибү, төнлә кече йомыш белән еш йөрү, бәвелнең төсе һәм исе үзгәрү дә бөердәге хилафлыклар барлыгы турында кисәтә.

– Бөер авыруы ничек ачыклана?

– Бөер авыруларын ачыклау өчен, гомуми, биохимик кан анализлары,  бәвел анализы тапшырырга кирәк. Алар начар чыкса, табиб тагын да җентеклерәк тикшерелү узарга җибәрәчәк.

– Бөер авыруы коронавирустан соңгы өзлегү дә була ала, диләр…

– Дөрестән дә, пандемиядән соң бөер авыруларыннан интегүчеләр саны артты. Араларында олысы да, кечесе дә бар. Бу – нигездә, коронавирус вакытында күп дару эчү нәтиҗәсе.

– Бөерне нәрсәләр сафтан чыгара?

– Чамадан тыш күп дару, БАД эчү бөерләр өчен зур сынауга әйләнә. Күптән түгел генә безгә, ярдәм сорап, бер кыз мөрәҗәгать иткән иде. Кирәксә-кирәкмәсә дару эчүе аркасында, бөере борчый башлаган аның. Тычкан бизгәге авыруы, сыйфатсыз исерткеч эчемлек тә бөерләргә зур зыян сала. Алда телгә алган әйберләр бөерләргә кисәк кенә бәрә. Шикәр чире, югары кан басымы, хроник цистит исә әлеге мөһим органны акрынлап җимерә.

– Бүген төрле БАД, үлән чәйләре ярдәмендә бөерне чистарту да популярлашып китте. Мондый чистарынуның файдасы күбрәкме, зыянымы?

– Бөерләрне чистарту өчен билгеләнгән БАДларны эчәргә киңәш итмәс идем. Ник дигәндә, бу препаратларның файдасы фәнни яктан расланмаган. Үлән һәм төрле төнәтмәләргә килгәндә, алар бу очракта дөрестән дә файдалы. Бөерләргә бигрәк тә нарат җиләге, мүк җиләге, карлыган, гөлҗимеш төнәтмәсе, чәйләре файдалы. Алар сидекне бик яхшы куа, ялкынсынуга каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе санала. Әмма үләннәр белән эш иткәндә дә сак булырга кирәк. Аларны табиб белән киңәшләшкәч кенә куллану хәерле.

– Диализ алган кеше озак яшәми дигән фикер бар. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Бу – уйдырма. Диализдагы кешеләр егерме ел да, утыз ел да яшәргә мөмкин. Иң мөһиме – ул бу процедураны калдырмыйча, вакытында ясатып барырга, табиб әйткәннәргә колак салырга тиеш. Ясалма бөер ролен башкаручы диализ канны азот алмашы вакытында бүленеп чыккан токсин һәм шлаклардан чистарта. Диализ атнага өч тапкыр, дүрт сәгать дәвамында ясала.

Бөер авыруларын булдырмау өчен киңәшләр

– Нәселендә бөер авыруыннан азапланучылар булган кеше һәрчак аң булырга тиеш. Иң беренче эш итеп, нефрологка барырга, бу төр авыруларның сезгә ни дәрәҗәдә янавын ачыкларга кирәк.

– Шикәр белән мавыгу да юньлегә илтми.

– Спорт белән шөгыльләнү, һәрчак хәрәкәттә булу, иртән күнегүләр ясау кече очада кан оешып торырга ирек бирми. Димәк, бөер авырулары килеп чыгу ихтималы да бермә-бер кими.

– Кан басымын да һәрчак контрольдә тотыгыз. Әгәр кеше 150/90 күрсәткечле югары кан басымы белән яши һәм үзен яхшы хис итә икән, димәк чаң сугарга җирлек бар. Мондый югары кан басымы вакытында баш авыртырга, күңел болганырга тиеш. Шуңа күрә андый чакта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, тиз арада чарасын күрергә кирәк.

– БАДлар белән мавыгу, кирәксә-кирәкмәсә дару эчү, вируслы авыруларны үз белдегең белән дәвалау бөерләр өчен шулай ук куркыныч.

– Бөер авыруларын кисәтү өчен, ел саен диспансеризация, медицина тикшеренүе узып торырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү