Рәшит Фәтхрахманов: Тынычлык төшкә генә керә

Глобаль кризис белән зур сугыш алды киеренкелеге кулга-кул тотынышып атлый. Кызганыч, атна саен шундый рухтагы белдерүләр ясарга мәҗбүрбез. Тынычлык һәм иминлек планетаны бик озакка ташлап китте. Безнең өчен иң шомлысы: державаларның үзара каршы тору сызыгы Россиянең көнбатыш чикләреннән үтә һәм атом-төш фаҗигасе белән яный. 2 март көнне АКШ Исландиягә E-6B Mercury идарә итү һәм элемтә самолетын китерде. Ул атом-төш конфликты булган очракта АКШның стратегик су асты көймәләре белән элемтәне тәэмин итә. Ул көймәләрдә атом-төш очлыклы ракеталар урнаштырылган.

Үзен дөньякүләм бердәнбер гегемон дип санаган дәүләт Мәскәү белән хезмәттәшлек итүче дус илләр һәм Россия арасында чөй кагарга тырыша. АКШның дәүләт секретаре Блинкен үткән атнада Урта Азия дәүләтләренә визит оештырды. «Коммерсантъ» бу хакта: «За Среднюю Азию предстоит ожесточенная геополитическая схватка», – дип язды. Вашингтон нинди уңышка ирешер, анысын киләчәктә күрербез. Хәзер геосәяси вазгыять шулкадәр чайкалып тора: кечкенә генә бер хәрәкәт тә базарларны әйләндереп капларга мөмкин. Үткән атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ОПЕКтан чыга дигән сүз таралды. Мәгълүмат кырына азга гына чыгып алган шул яңалык нефть бәяләрен түбәнгә ташлады. Бераздан аның дөреслеккә туры килеп үк бетмәве ачыкланды. Ил әлегә ОПЕКта кала, әмма Согуд Гарәбстаны белән әмирлекләр арасында җитди бәхәсләр бара. Дубайда нефть картеле соңгы вакытларда кабул иткән карарлар – җир маен чыгаруны киметү килешүләре әмирлекләрнең милли мәнфәгатьләренә каршы килә дип саныйлар һәм ил эчендә, чынлап та, ОПЕКтан чыгу турында бәхәсләр кыза. Ул бәхәсләргә Вашингтоннан торып ут өстәмиләрдер дип ышанып булмый. ОПЕК көчсезләнсә (әмирлекләрнең аннан чыгуы оешманы нык чайкалдырачак), «кара алтын» бәяләре түбәнәер. АКШ шуңа омтыла да инде. Дубай белән Әр-Рияд арасында каршылыкларның зур бер төене төйнәлеп килә. Ил лидерлары быелның башыннан үзара йөрешүдән туктадылар. Россия өчен күңелсез вазгыять бу.

Эчке базарлар буенча еврокомиссар Тьерри Бретон Европа оборона сәнәгатен хәрби чор моделенә күчерергә кирәклеге турында белдерү ясады. Путин әйтүен әйтте дә ул: «Пушки вместо масла», – дигән вазгыять булмаячак дип, әмма Көнбатыш нигездә Россиягә каршы кораллана. Я җавап бирәсең, я капитуляция ясыйсың, урта юл юк. Дөрес, тагын бер каршылык сызыгы бар. АКШның Аляска штаты сенаторы Дэн Салливан: «Тайваньның Кытай контроленә күчүе дөнья икътисадына бер елга 2,5 триллион долларга төшәчәк», – дип белдерде һәм Тайваньда дөньядагы иң алдынгы ярымүткәргечләрнең 92 проценты җитештерелүен искә төшерде. Тайвань тирәсендә тартыш зур конфликтка әверелерме-юкмы, әйтүе кыен, ләкин әлегә ул Америка кораллы көчләрен үзенә җәлеп итеп, Россиянең көнбатыш чигендә киеренкелекне бераз киметә. Әмма Польшаның Гдыня портына гаҗәп зур күләмдә хәрби техника китерелде. Бу Мәскәү – Киев конфликтын якын киләчәктә зуррак югарылыкка күтәрергә мөмкин.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү