Блинкен Кытайда: хәлләр шәптән түгел

Үткән атна зур державаларның уртак тел табарга омтылышлары фонында үтте. Дөресрәк итеп әйтсәк, зур кризис һәм ихтималлыгы югары булган кораллы конфликтлар алдыннан глобаль сәясәт кырында уйнаучы яклар юрганны үз якларына тартырга, аркадашлык мәсьәләләрен яңабаштан карарга омтыла.

Икътисад лидерлары булып саналган дәүләтләрнең хәлләре бик үк яхшы булмау, көннән-көн начараю вазгыятькә яңача карарга мәҗбүр итә. Инфляция вирусы дәүләтләрнең куәтен кимерә, бурычлар күләме муенга эленгән таш булып төпкә сөйри, үзара конфронтация хәлне авырайта – болар барысы да бик аңлаешлы нәрсәләр. Киләчәктә зур кораллы конфликт була калса, аны уңайрак диспозициядә башлау кирәклеген дә барлык лидерлар да төшенә.

Планеткаүләм мәйданда төп уенчы булган АКШта дүртенче ай рәттән инде ваклап сату сәүдәсенең реаль күләме кими. Түбәнәю уртача 2,3 процент дип исәплиләр. Бу 2008–2009 елгы кризистагы кадәр үк түгел әле. Ул чакта 2008 елның ноябреннән 2009 елның маена кадәр аралыкта ваклап сату уртача 10,6 процентка кимегән. Тагын бер нәрсә бар: алдагы айларда АКШта сатып-алу күләме кискен арткан булган, ягъни агымдагы түбәнәю бик югары ноктадан башланган. Димәк, бу әле кискен кризис түгел, әмма юнәлеш түбәнәюгә таба.

Икенче зур икътисад – Кытайда да хәлләр шәп түгел: кредитлау кими, үсеш темплары түбәнәя. Икътисадый үсешнең төп индикаторы булган нефть бәясе, чыгаруны киметү турындагы игъланнарга карамастан, көтелгән югарылыкка ирешми. Үткән ялларда АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Пекинга юл тотты. CNN телеканалы бу уңайдан визитның мөһимлеген, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне берничә айлык киеренкелектән соң тиешле агымга кире кайтаруны максат итеп куюын игълан итте.

Конфронтация Кытай өчен дә шәп түгел. Үсеп килүче илләрне доллар бәйлелегеннән коткару максатыннан чиннар төзегән БРИКС үсеш банкы авыр сулыш ала: кредитлауны туктатты, әҗәтләрен каплау өчен долларлар эзли. Банкның рейтингы түбәнәйтелде, шул сәбәпле аңа капитал базары бикләнде, бурычка акча алыйм дисә, 4–5 тапкыр кыйммәткәрәк кенә таба ала. Искә төшерик: банкның 20 процентына Россия хуҗа.

Блинкенның Кытайга килүе шуңа күрә ике як тарафыннан да көтелгән нәрсә. Кытайның тышкы эшләр министры Цинь Ган, Блинкенны каршы алганда, Кытай – АКШ мөнәсәбәтләренең ике ил дипломатиясе тарихында иң түбән дәрәҗәгә төшүен билгеләп үтте һәм: «Кытай АКШ белән тотрыклы, конструктив мөнәсәбәтләр төзергә омтыла», – диде. Сер түгел: Блинкен сөйләшүләр үзәгенә Россия – Украина конфликтын да кую  нияте белән килде. АКШ Дәүләт секретареның бу визиты соңгы биш елда югары чиндагы дипломатның Пекинга беренче килүе буларак та әһәмиятле. Ике көнлек визит вакытында ул, бәлки, Си Цзиньпин белән дә очрашыр, диләр. Очрашу нәтиҗәләре планетадагы вазгыятькә йогынты ясаячак.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү