Тынычлык төшкә генә керә: Җир шарында зур конфликтлар төенләнгән нокталар саны арта

 Җир шарында зур конфликтлар төенләнгән нокталар саны арта. Бу юллар язылганда гына Кытай армиясенең 25 хәрби очкычы Тайвань һава һөҗүменә каршы тору контролендә булган зонага үтеп керделәр.

Н-6К стратегик бомбага тотучы очкычлар утраудагы объектларга канатлы ракеталар белән һөҗүм итү ысулларын кулланырга өйрәнделәр. Тайвань белән Кытай арасындагы конфликт инде күптән зур сугышка әйләнү потенциалына ия. Төбәктә Америка Хәрби диңгез флоты көчләре даими рәвештә Тайваньга ярдәмгә килергә әзер торалар. Кытай бүген куәтле технологик державага әверелеп бара һәм аның белән маңгайга маңгай бәрелешү бер ил өчен дә күңелле нәтиҗәләргә китермәячәк. Тайвань – дөньяның чиплар җитештерүче төп фабрикасы ул һәм, сугыш була калса, дөньякүләм кризис тәгәрмәче тагын да кызурак әйләнә башлаячак.

Бүген безнең кесәләргә сугыш үзе түгел, аның булу ихтималлыгы гына да нык суга. Дүшәмбе көн мәгълүмат кырында Украина Президенты Зеленскийның Путин белән сөйләшергә теләве турында хәбәрләр чыгуга ук, рус сумы түбәнәюен туктатып, бераз ныгыды. Әмма сишәмбе иртәсе инде Киевтән Кремльдә сөйләшергә теләмиләр дигән мәгълүмат китерде. Мәскәү исә Зеленскийдан сөйләшүләр турында тәкъдим булмавын әйтә. Ул арада ике яктан да потенциаль конфликт урынына зур хәрби көчләр туплана. Зеленский АКШтан Украинаны НАТОга алуны тизләтүне сорый. Украинаның президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак Американың Patriot зенит-ракета комплексларын ил территориясендә урнаштыруларын тели. Киев һәм башка Украина шәһәрләре аэропортларына көн саен диярлек Американың һәм Төркиянең хәрби-транспорт самолетлары төшеп утыра. Аларның нинди йөк ташулары разведкага мәгълүм түгел. Россия дә үзенең зур хәрби кораллы көчләрен һәм Каспий хәрби-диңгез флотилиясен хәрби өйрәнүләр сылтавы белән булырга мөмкин конфликт мәйданына китерде. Әмма белгечләр сугыш булмас, эш мускуллар уйнатудан ерак китмәс дигән фикергә өстенлек бирәләр. Дары мичкәсе өстендә утыруны хәтерләткән вазгыять күңелле түгел бер дә.

Иран – Израиль, Иран – Көнбатыш күчәрендә дә Натанз шәһәрендәге авариядән соң хәлләр киеренке. Иран Израильгә җавап бирергә вәгъдә итә. Әмма бу юнәлештә дә зур конфликт әлегә төенләнмәс, мөгаен. Сәхнә түренә эленгән мылтыкның кайчан булса да бер ату ихтималлыгы зур икәнлеген истә тотканда, мускуллар уйнатуның начар бетү мөмкинлеге зур, әлбәттә.

Державаларның ут белән уйнаулары илләрнең үз эчләрендә хәл яхшы булмаудан. Икътисади кризис социаль конфликтлар тудыра, халыкларны урамга куып чыгара. АКШның Миннесота штатындагы Бруклин-Сентер шәһәрендә яңадан кара тәнле кешенең полиция тарафыннан атып үтерелүе уңаеннан зур фетнә купты. Шәһәргә милли гвардия көчләре китерелде. Гыйсъянчылар белән полиция көчләре арасында бәрелешләр бара, мародерлык чәчәк ата. Тышкы конфликтларның көчәюе халыкларның игътибарын төп проблемалардан читкә юнәлтү өчен кирәк. Барлык илләрнең лидерлары да – сугышны соңгы уен картасы буларак куллану тарафдарлары. Шуңа күрә хәрби көчләрнең әле тегендә, әле монда фронт сызыгына тезелүләренә гаҗәпләнергә кирәкми.

                                        Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү