Роспотребнадзор чит илдән кайтучыларга таләпләрне кырысландыра

Чит илләргә теләсә нинди транспорт төрендә чыгучы Россия гражданнары кайтканнан соң, өч көн эчендә, коронавируска тест тапшырырга һәм тест нәтиҗәсе тискәре булганны раслаганчы үзизоляциядә утырырга тиеш булачак, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Әлеге таләп 15 апрельдән гамәлгә керә.

Моннан тыш, чит илдән кайтучылар Россиягә кайтып җиткәнче санитар-карантин контролен тәэмин итү өчен анкета тутырырга тиеш була.


Фикер өстәү