Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин универсаль спорт мәйданчыкларын һәм аз чыгымлы спорт корылмаларын төзү планын раслады. 2021 елда республикада 9 универсаль спорт мәйданчыгы, 2 җиһазланган модульле чаңгы базасы, административ бинасы да булган 4 ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.
Универсаль спорт мәйданчыклары Яшел Үзән районының Күгеш авылында, Менделеевск, Түбән Кама пәйда булачак. Тагын 4сен – Казанда, 2сен Чаллыда төзергә ниятлиләр.
Модульле чаңгы базалары Апас һәм Чүпрәле районнарында ачылачак. Футбол манежлары исә Әлмәт, Бөгелмә, Зәй һәм Чистайда барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.