Бүген, 20 июньдә, Тукай районының Сәет авылында янгында һәлак булган җиде кешене җирләячәкләр. Өч өлкән һәм дүрт балигъ булмаган бала шәхси йортта тереләй янып үлделәр.
«Челнинские известия» хәбәр итүенчә, янгын ут белән эш иткәндә саксызлык яки электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш аркасында булырга мөмкин, дип фаразлана.
«Безнең авыл халкы бер көн элек үк авыр зиратында каберләр әзерли башлады», — дип хәбәр иткән басмага Семекеевка авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов.
Мәрхүмнәрне 11 сәгатьләр тирәсендә җирләячәкләр. Җирләү белән бәйле барлык чыгымнарны муниципалитет һәм авыл советы үз өстенә алган.
Могҗиза белән исән калган 29 яшьлек хатын әле дә шок хәлендә. Ул әтисенең йортында яши башлаган. Ир аерылышканнан соң шул ук авылда аерым яшәгән булган.
Янгын факты буенча РФ ҖК 109 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен һәм шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.