«Кем ул Камил Вәлиев?»: Россия югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлар әлеге исемдәге стипендия алачак

Быелгы уку елыннан башлап, Россия югары уку йортларында белем алган талантлы студентлар һәм аспирантлар микроэлектроника өлкәсендә фәнни мәктәпкә нигез салучы галим Камил Вәлиев исемендәге стипендия алачак.

Сүз дә юк, әгәр нинди дә булса сәбәпләр белән белмәгән-ишетмәгән булсагыз, беренче чиратта, мөгаен, күбегезне, милләттәшебез буларак, «Кем ул Камил Вәлиев?» дигән сорау кызыксындыра торгандыр. Гаеп түгел, чөнки микроэлектроника ул – бик үзенчәлекле тармак. Мондый өлкәдә бөек ачышлар ясаган, зур эшләр башкарган шәхесләр гадәттә күләгәдә калучан була.

Минем үземә Камил Вәлиев турында Арча педагогия училищесының элеккеге директоры, математика фәненнән укытучым Илдус абый Сәгъдиев сөйләгән иде. Шушы уңайдан бөек галимне тагын бер кат искә төшереп алдык.

– Казан педагогия институтының физмат факультетында укыганда, – диде ул, хатирәләрне барлап, – Камил Әхмәтович иң авыр фәннәрдән – механик һәм теоретик физикадан лекцияләр укыды. Бездән берничә яшькә генә өлкәнрәк булса да, искиткеч укытучы иде ул. Аның лекцияләрен яраттык, калдырмаска тырыштык. Имтиханнар вакытында конспектлар, хәтта дәреслекләр кулланырга рөхсәт итүче бердәнбер кеше булды. Бу җәһәттән: «Иң мөһиме, аңлап эш итү кирәк», – дип әйтергә яратты.

Камил Вәлиев – үзебезнең егет. Ул 1931 елда Мамадыш районының Югары Шүләнгер авылында туа. Бер караганда, тормыш юлы да башкалардан аерылып тормый кебек: мәктәп еллары, Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты, аспирантура… Тәгълимати, ягъни теоретик физика белгечлеген үзләштерә. Аннан университетта физика кафедрасының өлкән укытучысы, соңрак мөдире булып эшли. Педагогия институтында да дәресләр алып бара.

Узган гасырның алтмышынчы елларында халыкара мөнәсәбәтләр шактый катлаулана: Кариб кризисы, Кореядагы сугыш, СССР белән Америка космоска оча, шулай ук өченче бөтендөнья сугышы башлану куркынычы туа. Шул җәһәттән илнең иминлеген саклап калу нияте белән Мәскәү янындагы Зеленоград шәһәрендә фәнни-тикшеренү институтлары оештырыла башлый. Шуларның берсе – молекуляр электроника институтына директор итеп 34 (!) яшьлек физика-математика фәннәре докторы Камил Вәлиев билгеләнә. Әле институт кына да түгел. 1967 елда институт каршында «Микрон» исемле интеграль схемалар әзерли торган үз заводы да төзелә башлый. Аның директоры да якташыбыз була. Шул елларда галим космик аппаратлар һәм хәрби системалар белән идарә итү һәм элемтә комплекслары өчен яңа интеграль схемаларның бик күп төрләрен әзерләү һәм җитештерү эшләрен оештыра. Шулар нигезендә ракета системаларына хисаплау машиналары һәм «Эльбрус» исемле компьютер әзерләнә. Марс һәм Венера планеталарына җибәрелгән космик аппаратларда да шул интеграль схемалар кулланыла. 1974 елда ул СССР Фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институтына күчә. Физика институтында микроэлектроника лабораториясе төзи. Соңрак Мәскәү дәүләт университетында һәм физика-техник институтында квантлар информатикасы кафедрасын җитәкли.

Галимне туган җирендә онытмыйлар. Мамадыш шәһәрендәге 2 нче лицей 2016 елдан бирле якташлары, академик Камил Вәлиев исемен йөртә. Музей да эшләп килә. Анда галимнең шәхси әйберләре дә куелган, эшчәнлеге дә яктыртылган.

– Ел саен Россия күләмендә якташыбыз исемендәге конференция үткәрәбез, – ди лицей завучы Илнара Локманова. – Элек Россия төбәкләреннән укучылар үзләре килә иде. Хәзер исә онлайн формада булгач, география бик киңәйде, бик теләп катнашалар.

Кем белә, нәкъ менә шушы яшьләр арасында Камил абыйлары кебек бөек галимнәр килеп чыгар әле.

Микроэлектроника юнәлешендәге искиткеч зур казанышлары өчен, Камил Әхмәт улы Вәлиев 1974 елда Ленин исемендәге премиягә лаек була. Шулай ук ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь революциясе ордены, IV һәм III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү