Арча педагогия  көллиятенең легендар директоры Илдус  Сәгъдиев: Әйдә, «5»ле куегыз, укый торган егет бу, диделәр

Арча педагогия  көллиятенең легендар директоры Илдус  Сәгъдиев Яңа елны 85 яшьлек юбилее белән каршы алды. Үзе әйтүенчә, бу көнне аның телефоны тынып тормаган, истәлекләргә бирелә-бирелә, күз яшьләренә ирек куеп,  котлаулар кабул итеп утырган. Хәләл җефете – безгә химия фәненнән белем биргән укытучыбыз Флюра апа кыз-уллары, кияү-киленнәре, оныклары белән  затлы итеп табын әзерләгән, шулай итеп бергә-бергә  иң кадерле кешеләренә сый-хөрмәт күрсәткәннәр.

Котлаулар бер көнгә генә сыешмаган әле. Шулай булмый хәле дә юк.   Педагогия училищесында 41 ел (шуның 21е – директор, 8е  завуч булып)  эшләү дәверендә Илдус абый кемгә генә белем бирмәгән дә кемне генә җылы сүз белән юатмаган.

Газетада язмам чыккан саен, олы башын кече итеп, минем белән дә элемтәгә чыкмый калмый ул. Мактап та ала, тәнкыйтьли дә, үзенчә киңәшләрен дә бирә, әмма  беркайчан да күңелне төшерми.  Илдус абый  сөйли башласа, мин йотлыгып тыңлыйм.

Балачак

– Биектау районындагы безнең Урал авылы 14 йортлы гына иде.  Әтиебез Габдрахман сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалды. Безне – 6 баланы әниебез Бибимәрзия  җыеп-җыйнап үстерде. Укуга бик һәвәс булдык.   Мәйданы 40 квадрат  метр тирәсе булган агач йорт иртәнге якта колхоз идарәсе, сәгать 8дән соң мәктәп, кич белән клуб булып хезмәт итте. Без, 20ләп бала, барыбыз бергә укыйбыз. Ленин ордены белән бүләкләнгән Габдулла исемле укытучыбыз беребезне дә тик утыртмый.  Кара тактада 2–3 укучы берьюлы нидер яза. Кечкенә генә китапханә дә бар. Китапларны чиратлашып укыйбыз. Аларның барысы да, Островский, Толстой китаплары да татарча иде.

Дәресләр тәмамланганнан соң йорт эшләре көтеп тора.  Каз көтәбез, кич белән сыерны көтүдән каршы алырга барабыз. Ял көнне колхоз көтүенә  чыгабыз.  Төнгә бер эш – китап уку. Берәр җайлы почмакта лампаны яндырасың да, укыйсың да укыйсың. Безнең авылда китап укымаган бала юк иде. Мин күбрәк тә укып ташлаганмын, ахры. Кечкенәрәкләр, нинди китап укыдың, әйдә сөйлә әле, дип әйләндереп алалар да җибәрмиләр иде.  Уралда башлангычны тәмамлагач,  8 чакрым ераклыктагы Ямаширмә мәктәбенә юл тоттык.  Математика белән физиканы Әгъләм абый укытты. Мантыйкый фикер йөртүгә  мәсьәләләр бирә иде ул безгә.  Казан педучилищесына укырга керергә дә ул тәкъдим ясады.

Казан

Мәктәпне «5»кә генә тәмамлаганга,  имтиханнарсыз гына алдылар. Әле ярый шулай булган. Югыйсә рус теленнән диктантны яза алмаган булыр идем. Иң беренчесен  язгач, үз күзләремә ышанмадым: кып-кызыл, шыр хата. Булдыра алмыйсың дип, кайтарып җибәрергә дә исәпләре бар иде. Директор Абдулхак абый Касыймов  кына коткарып калды: математикадан укыта иде, ә мин ул фәнне яхшы беләм. Тырыша торгач, педучилищены «5»кә генә тәмамладым.

Армиядә өч ел хезмәт итеп кайткач,  Казан педагогика институтына имтихан бирергә килдем.  Билеттагы мәсьәләләрне бик тиз чиштем, әмма теоретик яктан  аңлатуы кыен. Онытылган.  Шулчак бүлмәгә булачак деканыбыз Бари Газизов килеп керде. Минем азапланганны карап торды да: «Әйдә, «5»ле куегыз, укый торган егет бу», – дип әйтеп куйды.  Шулай итеп мин студент булдым. Тик матди хәлнең начар булуы гел сиздереп тора. Дәресләрдән соң вагон бушату, кайда нинди эш бар, шуңа ябышу туйдырды. Беренче курсны тәмамлагач, Дәрвишләр бистәсендәге оптика-механика заводына бардым да лаборант булып урнашырга сөйләшеп кайттым.  Заводтан чакыру килгәч, декан янына кердем, хәлем җиңел түгел, читтән торып укырга күчәм, дидем.  Ул мине җибәрмәде, шул көннән Ленин стипендиясе билгеләде. Үзем дә тырыштым инде. Төнгә кадәр   тулай торакның уку залында утыра идем. Аспирантурада калырга да кыстадылар, әмма ул вакытта без Флюра апаң белән гаилә корып, бала көтә идек инде. Юллама белән Арчага юл тоттык.

 Арча

Без педучилищега килгәндә, Мәгариф министрлыгы бу уку йортыннан әллә ни канәгать түгел иде кебек. Шулай хәтердә калган.  Директорыбыз Мөнәвир Ибраһимов аңа яңа сулыш өрде: уку йортының матди-техник базасын ныгытты, янкорма салдырды, тулай торак, ашханә төзетте. Коллектив туплаганда да, иң элек үзебезнең педучилищеда укып, югары уку йортын  тәмамлаган кешеләрне эзли, нинди сыйфатларга ия булуларын ачыклый иде.  Ул 18 ел директор булып торган чорда Арча педучилищесы иң алдынгы урынга чыкты. Киләчәккә карап  эш йөртә белде шул. Укучылар саны елдан-ел арта бара, ә бинаның мәйданы кечкенә. Мөнәвир Гәрәевич  проект-смета документлары әзерләтте. Әмма аңа эшне башларга рөхсәт бирмәделәр.  Үз урынына мине калдырганда,  бинаны төзетергә наказ  әйтеп калдырды.  Шул проект турында сөйләшергә дип райкомның беренче секретаре янына кердем.  Миңа сезнең педучилищегыз бернәрсәгә дә кирәкми, дип борып чыгарды. Коллектив янына кайтырга бик озак  кыенсынып йөрдем. Миннән берни килеп чыкмый икән дигән фикергә килдем дә, директорлыктан азат итегез дип, гариза яздым, Мәгариф министрлыгына юл тоттым.  Министр урынында булмады.  Урынбасары безнең училищены тәмамлаган кеше булып чыкты. Әйтмәгән сүзен калдырмады, сүгеп кайтарып җибәрде. Аның каравы, әллә нинди юлларын табып, яңа бина салырга ярдәм итә алды.  Без аны хуҗалык ысулы белән салдык. Бу инде барлык укытучылар да төзелештә үзләре  катнаша дигән сүз. Шулай булып чыкты да. Хәзер дә гаҗәпләнәм: ник бер кеше зарлансын, ник бер кеше сүз әйтсен шунда! Ярты көн укытабыз, яртысы эшләп үтә.  Бер җаена төшенгәч, авыр булса да, тукталып калмадык: шул ук ысул белән укытучыларны фатирлы да иттек.

«Укытучы нинди булырга тиеш?» дигән сорауны еш бирәләр миңа. Аның җавабы кем өчен дә бер инде. Иң элек ул балаларны яратырга, аларны шәхескә тиңләп эш итәргә, үзендә булган белемне  күңелләренә сеңдерергә тиеш. Әйткәнемчә, үзем дә,  фәлән абыйда укымасам, бу һөнәрне сайламаган да булыр идем, диючеләр исемлегендә бит мин. Кызганыч, педучилищега килүчеләр арасында төрлесе бар.  Кемдер ара якын булганга, я әти-әнисе кушканга, я кирәге чыгар әле дип, укып торырга килә.  Әмма нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, безне тормыш итәргә, яшәргә Арча педучилищесы өйрәтте, дип әйтерлек булсыннар безнең укучыларыбыз.

Гаилә

Флюра апаң белән өч бала үстердек. «Кайда йөрисең, ник өйдә эшләмисең?» – дип битәрли белмәде. Бер коллективта укыткач, берәрсен тәнкыйтьләсәң, үзеңнекен кара, дип әйтүләре дә бар иде. Тик мондый сүзләргә форсат булмады: Флюра һәр дәрескә ныклап әзерләнеп, бар күңелен биреп укытты.  Хәзер инде балалар, оныклар, оныкчыклар белән әвәрә  килеп яшәү – безнең өчен иң зур сөенеч.

… Минем Илдус абый белән Арча урамнарында йөргәнем бар. Юлда очраган һәр кеше аны таный, йөгереп килеп, хәлен сораша.  Сездән дә бәхетле кеше юктыр, Илдус абый, дигән идем шулвакыт, сокланып.   Илдус абыйны хәтта  80 яшендә укытырга да чакырганнар иде. БДИ белән мәшәкатьләнгән катлаулырак чор иде бу.  Район ветераннар советын җитәкләгәндә, ул берничә ел өлкән кешеләрнең тормышын кайгыртып мәш килде. Арчалылар өчен генә түгел, төрле якка таралган меңләгән укучылары өчен дә ул – әле һаман да киңәшче, ярдәмче.  «Ватаным Татарстан»ның да якын дусты ул. Арчада китап, газета һәм театр көннәре  үткәргәндә, без Илдус абыйның бу районда «ВТ»ны иң озак укый торган кеше икәнлеген дә ачыкладык. Кулыннан каләмен дә төшергәне юк. Берәр җирдә сабакташларымны очратсам яки шалтыратсалар, беренче булып: «Илдус абыйның хәлләре ничек икән?» – дип сорыйлар. Шөкер, хәлләре әйбәт укытучыбызның. Исән-сау булып, безне озак еллар шулай шатландырып торсын дигән теләктә калыйк.

Фәния Әхмәтҗанова  

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү