Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин: Бөтенләй дә көтмәгән идем

Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинның «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булуын белүгә, «ВТ» хәбәрчесе үзе белән элемтәгә чыкты.

— Дөрес хәбәрме бу? Бөтенләй дә көтмәгән идем. Минем иҗатымны, эшемне шулай бәяләгәннәре өчен мең рәхмәт! Бик тә сөендердегез, сүзсез калдым, — диде ул безгә. — Мондый дәрәҗәле исемгә лаек булгач, яраткан тамашачым алдында җаваплылык хисе тагын да артты. Һәм мин моңа гаять шатмын.

Искәртеп узыйк: Татарстан Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен Камал театры артисты Ришат Ринат улы Әхмәдуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» исеме бирелде.


Фикер өстәү