• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән

    Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән

    Холыксыз җәй. Давыл, яшен, янгын, су корбаннары

    Холыксыз җәй. Давыл, яшен, янгын, су корбаннары

    Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш?

    Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш?

    Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

    Көзне бүгеннән кайгыртасы. Битлекне салсак та, тынычланырга иртәрәк

    «Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым»

    «Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым»

    «Баш очымда үз кояшым булсын»

    «Баш очымда үз кояшым булсын»

    Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

    Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

    «Халык дошманы» кызы булгач, каршы сүз әйтә алмаган»

    «Халык дошманы» кызы булгач, каршы сүз әйтә алмаган»

    Тамак кысып, алга китеп буламы?

    Тамак кысып, алга китеп буламы?

    Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

    Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

     Тайбэйны ник комсыз калдыралар?

     Тайбэйны ник комсыз калдыралар?

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Карбызлы салат ясау ЫСУЛЫ

    Карбызлы салат ясау ЫСУЛЫ

    Магнит давылларына ничек бирешмәскә?

    Магнит давылларына ничек бирешмәскә?

    Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

    Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

    Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә

    Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә

    Витаминлы «бомба» ясау ЫСУЛЫ

    Витаминлы «бомба» ясау ЫСУЛЫ

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

    Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

    Сакланганны саклар: коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны арта

    Сакланганны саклар: коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны арта

    «Мичкә кыяры» әзерләү ЫСУЛЫ

    «Мичкә кыяры» әзерләү ЫСУЛЫ

    «Кубань» салаты РЕЦЕПТЫ

    «Кубань» салаты РЕЦЕПТЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Халыкчан Гаилә

61 ел бергә гомер итүче Люция һәм Габделхак Габделхәевләр: Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора

- ieditor
18.11.2021
- Гаилә
0
61 ел бергә гомер итүче Люция һәм Габделхак Габделхәевләр: Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора
0
Карулар
Share on Twitter

Кукмара районының Әсән-Елга авылына килеп чыккач, иң беренче танышкан кешеләремнең берсе Габделхак абый Габделхәев булды. Авылның барлыгын, бөтенлеген, тарихын саклап калу өчен мәш килеп йөри торган тиктормас кеше ул. Култык астында папка, анда күбесе кәгазь кисәкләреннән генә торган «вакытлыча документлар»; соңрак аларны берләштергән дәфтәрләр дә шунда урын алган. Яңа мәчет төзелеше буенча да, авылдагы үлем-җитем, туучылар буенча да көндәлек алып барылган. Кыскасы, авыл халкы өчен менә дигән елъязмачы инде.

Сөйләшә торгач, шунысы да ачыкланды: мактанырлыклары да, горурланырлыклары да бар икән тугызынчы дистәне ваклаган Габделхәевләрнең. Шулай булмыйни! Әсән-Елгада Люция апа белән иң озак парлы гомер кичерүче гаилә икән бит алар. Аз да түгел, күп тә түгел, 61 ел. Дүрт бала үстергәннәр, укытканнар. Бүген уллары Миңнерахман белән киленнәре Минзиләнең кадер-хөрмәтендә яшиләр. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияли  белгәннәр алар балаларында. Раузалия белән Гүзәлияләре дә авылда төпләнеп калган. Нурияләре генә Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң юллама белән Тәтеш якларына китеп барган да Апас районының Чирмешән авылы егетен бәхетле иткән. «Еш кайталар, шөкер, – ди Габделхак абый. – Әле машина йөрткәндә үзем дә шунда чыгып китәргә генә тора идем. Сагындыра бит», – дип күз яшьләренә дә ирек биреп алды. Ул ара булмый, хәләл җефетен дә, яшь баланы сөйгәндәй, әрләп алды: «Соңгы вакытларда аяклары авырта әле, и-и, гомер буе фермадан кайтып кермәде инде. Эшкә кертүен үзем керткән идем анысы. Гаеп миндә дә бар. Шул сыерларын яратты да инде түлке. Көннәр буе кайтмыйча ятарга әзер иде. Гел аяк өстендә йөреп, салкын тидереп, аякларына зыян килде, ахры».

Күренеп тора, әрләгәндәй итсә дә, олы бер ярату белән сөйли Габделхак абый заманында Арпаяз авылыннан урлап кайткан Люциясе турында. Кичке уеннарда таныша егет белән кыз. Үз авылларында да сүз салучы егетләр була Люциягә. Әмма күрше авыл егетен нигәдер якынрак күрә шул. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Ятып калганчы, атып калыйм, дигәндер инде, кызга тәкъдим ясый. Люция риза, тик менә әнисен ничек күндерергә? Укытучы Нисаның бердәнбер кызы бит ул. Әтисе сугышта ятып калды. Укытасы килә шул әнисенең. «Кияү качмый ул, укырга кирәк», – дигән сүзләрне дә еш әйткәли. Икәүләп уйлашалар да, алдан сөйләшеп, Габделхак Люцияне урлап китәргә була. Икенче көнне әнисенә: «Кызыгыз бездә», – дигән хәбәр җиткерәләр. Арпаяз бригадирын иптәшкә алып, җил-җил килеп җитә Ниса апа. Әмма аларны капка төбендә колхоз рәисе туктата. «Бер-берсен яраткан парны аермагыз», – дип киңәшен бирә. Ярату гына түгел, уңганлыклары белән дә бар кешене сокландыра яшьләр. Бер ел дигәндә шыгырдап торган бүрәнәдән йорт салып, башка да чыгып куялар. Ул арада беренче балалары да дөньяга килә. Габделхакның шәп кияү икәнлеген күргән әнисе үпкәсен бик тиз оныта. Соңгы көннәрдә кызы гаиләсе аның төп терәге була.

Егет гаиләсендә Люцияне дә шикләнеп кенә кабул итәләр анысы. Габделхакның әнисе: «Укытучы кешенең бердәнбер кызы инде, улым. Авыл эшенә ярамас, иркәләп кенә үстергәндер», – дигән сүзләр дә ычкындыра. Әмма фаразлар туры килми. «Люциям бик батыр, чая булды. Бер эштән дә тарсынмады. Әни белән тату, дус булып, 36 ел гел бергә булдылар. Бер-берсеннән зарланганнарын ишетмәдем», – дип искә ала Габделхак абый. Хәер, Люция үзе дә тормышын яшьтән үк авыл белән бәйли. Пычак авылында җиденчене тәмамлагач, Кукмарада бер ел укый да, әнисенең ай-ваена карамастан,  фермага эшкә кайта. Башта малларга бәрәңге пешерә, аннары сыер саварга керешә. «Иртән дүрттә эшне башлый идек, – ди ул. – Бер кеше унбишәр сыер саудык. Таңнан торып эшкә йөрү җиңел түгел иде анысы. Әмма сынатырга уемда да юк иде. Зарлана белмәдем». Габделхак абый, хисләргә бирелеп, үзем керттем фермага, дип хафаланса да, Люция апа кияүгә чыккач эшен дәвам гына иткән булып чыкты. 12 ел сыер сава ул Әсән-Елгада. Аннан терлекләргә азык әзерли: сенаж чокырына салынган яшел үләнне көннәр буе балта белән чаба, ат арбасына төйи. Таналар, бозаулар да үстерә. Бозауларга сөт ташып эчерә, тирес чыгара. Хатын-кыз өчен үтә дә авыр эш, әмма китү турында уйлап та карамый. Күп еллар «таяк»ка эшли. Яхшы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

Габделхак абыйның да әтисе сугыш кырында ятып кала. 12 яшьтән җигелеп тормыш арбасын тарта башлый. Үгез белән басу-кырларны сукалау дисеңме, ат белән урман чыгару, колхозга ашлык, ягулык ташу – берсе дә калмый. «Тормыш бик авыр булды, – ди ул. – Ашарга такы-токы, ягарга утын юк, кием-салым да бер чама гына. Хәтерлим әле: өйдәге салкынга чыдап булмагач, колхоз өендә 3–4әр гаилә бергә куна идек. Бил бөктек, авырлыклар күрдек, әмма чыдам, нык булдык без».

Кичке мәктәптә машина йөртү таныклыгы алгач, колхозга шофер булып урнаша Габделхак. Ферма мөдире, бригадир булып эшләгән чаклары да була. Әнә шулай, авылдан читкә китмичә, туган җиргә хезмәт итеп, 1995 елны икесе дә лаеклы ялга чыгалар.

Әмма йомшак мендәргә баш төртеп, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартып, картларча ял итү турында уйлап караганнары да юк әле. «Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора», – ди алар. Чыннан да, күбәү бит: 4 бала, килен-кияүләр, 9 онык, 11 оныкчык… Һәркайсы белән гәпләшеп алыйм гына дисәң дә, санаулы ял көннәре җитеп бетмәс. Икәү генә калган чакларында бергәләп телевизор карап, газета-журналлар укып алалар, тәмле ашлар пешереп, терлек-туар караган чаклары да күп була. Җәй көннәрендә бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Әби белән бабайның эш-гамәлләре үз ихаталарына гына сыеп бетми. Әйткәнемчә, бөтен яңалыкны барлыйсы, авыл халкына ирештерәсе, тарихка кертеп калдырасы бар. Монысын да бергәләп эшли алар. Саваплы эш тукталып кына калмасын, дәвамчылары гына булсын инде.

Габделхак абыйның зур проблемалар күтәрергә дә көченнән килә әле. Район газетасында басылган «Сугыш ятимнәре гел читтә кала» дип аталган мәкаләсе – шуларның берсе. «Әтиләре сугыштан исән кайтканнарны бәхет басты: фатирлы да, машиналы да булдылар. Күпсенеп әйтүем түгел. Бар да җитә, шөкер. Әмма шул ук вакытта әтисез үскән сугыш ятимнәрен бүгенгә кадәр искә алучы да юк, — ди ул. — Әле ярый узган ел Җиңү бәйрәмендә мәктәп укучылары капкага кызыл чәчәк кадап киттеләр. Гомер буена шушы җиргә хезмәт ителгән бит. Кайдан булса да берәр котлау открыткасы җибәрсәләр дә, күңел булыр иде».

Фәния Әхмәтҗанова

Тэглар Әсән-ЕлгаКукмараФәния Әхмәтҗанова
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда хастаханәдән югалган ир-атны эзлиләр

07:51

Татарстанда мошенниклар өч пенсионерны алдаган

17:15

Татарстанда беренче яртыеллыкта сатылган хәмер күләме 6 процентка арткан

16:59

Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак

16:01

Рөстәм Миңнеханов Апас районы игенчеләре белән очрашты

14:57

Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин булуын аңлатканнар

14:01

Бер хатын-кыз җиде яшьлек улын 300 мең сумга саткан

13:26

Татарстан “Туризм” илкүләм проекты буенча субсидия алырга мөмкин

13:19

Казанда Зур Чуйково күленнән ир-ат мәетен тапканнар

11:34

Дәүләт Думасында хезмәткә түләүнең минималь күләмен 30 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткәннәр

10:42

Элвин Грей сәхнәдән китә: «Кайвакыт мин әйткән сүзләр аркасында борчылырга туры килгән өчен гафу үтенәм»

10:31

Татарстан кырларыннан җыеп алынган уңыш күләме 1,3 миллион тоннадан артып китте

10:21
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Алмаз Мирзаянов: «Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Бәйрәмне күчерсәк, абыебыз риза булмас, диделәр»

09.08.2022

Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»

08.08.2022

3 гектар җирдә җиләк үстерүче Әхмәдиевләр: «8 сутыйдан башлаган идек»

28.07.2022

Янгын чыгып 4 кызы белән урамда калган Рәдиф Гыймадиев: «Нәрсә язган, шул булыр»

27.07.2022

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Бу хакта 5 ел узгач кына сөйләргә булдым…”

27.07.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Авг 2022 - 11:07 Анонимконечно знают сами же и травят получается народ им не нужен по их мнению а потом когда все счезнут то…Коронавирусның яңа дулкыны кайчан булачагын әйткәннәр
  • 1 Авг 2022 - 04:49 ФИРДАУСТатары молодцы гожусь вами ,хотелось бы и в Башкирии гошер садакасын собирали ? Всем светлым силам МИРА ДОБРА И ЛЮБВИ…Татарстанда 28 сентябрьне Гошер көне итеп игълан иттелләр | Ничек катнашырга?
  • 1 Авг 2022 - 04:34 РазимаТелефоны белэн адресын жибэрегез элеӨшкерүче Резеда Исхакова: «Башта чит баланы, аннан үземнекем дәваладым»
  • 31 Июл 2022 - 10:12 АнонимАллаhы Тәгалә башка беркемгә дә андый чирләр күрсәтмәсен!Барыбыз да сау-сәламәт булыйк,Аллаh кушканнарын үтик,хәләл ризыклар гына ашыйк-эчик,хәрамнан үзебезне hәм якыннарыбызны саклыйк«Үлгән ирем белән каенанам алырга кайтканнар иде, ә мин өлгермәдем… »
  • 30 Июл 2022 - 21:15 АнонимАллахе тагэлэ ярдэменнэн ташламасын!!!!Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!