Газетага язылу

Сыйфатлы туңдырманы ничек сайларга?

Туңдырма турында сүз. Җәен олысы-кечесенең – барыбызның яраткан тәмлүшкәсенә әйләнә ул. Кемдер – ванильле, кемдер – шоколадлысын, ә кемдер җиләк-җимешлесен үз итә. Җәйге эссе көннәрдә эчкә рәхәт суык йөгертеп, күңелләрне күтәреп җибәрүдән тыш, сәламәтлеккә дә файдасы тисен өчен, сыйфатлы туңдырманы ничек сайларга? Белгечләр киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Сыйфатлы туңдырманы ничек сайларга?
Фото: ru.pinterest.com

Составы

Сыйфатлы туңдырма кимендә 40 процентка сөттән торырга тиеш. Шулай ук аңа сөт өсте, атланмай, коры сөт, шикәр комы, тәмләткеч. стабилизатор (куелыгын, формасын саклау өчен) өстәлә. Төргәгендә барлык ингредиентлары кимү тәртибендә күрсәтелә. Туңдырмада сөт маен алыштырган үсемлек майларының 50 проценттан артмавы шарт. Тулысынча үсемлек майларыннан ясалганы туңдырма дип атала алмый. Туңдырылган десерт кына бу.

 

Майлылыгы

Сөтлесенеке (молочное мороженое) – күп дигәндә 7,5%, атланмайлысыныкы (сливочное) – 8–11,5%, пломбирныкы кимендә 12 процент тәшкил итә. Төргәгенә ГОСТ билгесе куелып, «пломбир» дип язылган икән, составында үсемлек майлары булмаска тиеш. «Пломбир» дип язылып та, майлылыгы 10 процент кына булса, җитешерүче кулланучыны алдаган, дигән сүз.

 

Җимешле боз

Монысы асылда туңдырма булып тормый. Ник дигәндә, сөттән түгел, бәлки җимеш чималы һәм туңдырылган соктан ясала. Моннан тыш җимеш пюресы һәм хәтта түбе дә кулланыла.

Тәмле бозны ясау өчен, су һәм җимеш чималына лимон согы кушалар. «Химия» ярдәмендә туңдырылган җиләк-җимешле сокны туңдырма рәвешенә китерәләр. Тәм кертү, куеландыру өчен крахмалдан татлы эремә һәм шикәр ширбәте кулланалар.

 

Сүз уңаеннан. Шикәр комы, ширбәт, карамель, шоколад катламы туңдырманы бик калорияле тәм-томга әйләндерә. Буй-сынының зифалыгын кайгыртучыларга шикәре аз булган түбән калориялесенә өстенлек бирү мәслихәт.

 

Бу кызык!

Американың бер шәһәрендә дөньяда иң кыйммәтле туңдырма җитештерәләр. Ул Мадагаскар ваниленнән ясала. Туңдырма бик кыйммәтле шоколад һәм ашарга яраклы алтын белән каплана. Рестораннарда француз җимешләре, алтын кәнфитләр белән тәкъдим ителә. Бриллиант ташлар белән бизәлгән алтын кашык та куела. Кашык туңлырма бәясенә керә, шуңа күрә аны үзең белән алып китәргә була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре