Газетага язылу

Куркытуда... файда бар

Куркытуда... файда бар

– Яздан бирле бер тавыгыбыз, әллә нинди тавышлар чыгарып, «кыйак-кыйак» дип тоташ кычкырып, тәмам туйдырды. Урамга чыксак та шул тавыш, өйгә керсәк тә ишетелә, тәрәзәләрне ачсак, бөтенләй чыдашлы түгел... Яшь тавык булгач, бәлки уңайланып китәр, дип көтсәк тә, сабырлыклар бетте. Бер көнне моны чалып, күмәргә булдык. Тавыкны тоттык, пычакны әзерләдек. Тик шул вакытта ашыгыч эш чыкты да иреккә җибәрергә туры килде. Соңрак тавыкны тотыйк дисәк, «кыйак»лаганы да беткән, тавышы да гадәтигә әйләнгән. Әллә кайчан пычак тотып куркытасы калган икән, дип көлештек. Бер җан иясенең дә үләсе килми шул...

– Күрше Сәүбән абыйларның сыеры кебек булган инде бу, – дим шушы хәлне сөйләгән Гүзәлия апага. Әле ул чакта парез белән – бозаулаганнан соң параличланып, сыерлар сирәк егыла иде. Хәзерге кебек, системалар куеп дәваламыйлар, насос белән җиленен кабартып, уколлар кадап, баулар-арканнар белән бәйләп, күтәртеп (асып) куеп җәфалыйлар. Үзеңнән генә була торган эш түгел, мал табибы да, тирә-күршеләр дә кирәк. Сәүбән абыйлар да шушыларның барысын эшләп карап, аягына баса алмаган сыерларын атна-ун көн азаплыйлар һәм үзләре дә азапланалар. Тик барысы да файдасыз. Азакта мал табибы Фәргать абый да өметен өзә, булмый инде, иткә җибәрергә туры килә, ди. Ничәмә ир-ат җыйналып, фәләнчә центнерлы сыерны көч-хәлгә өстерәп, чирәмлеккә алып чыгалар. Күрәсең, барыбер тора алмый дип, әллә ни ныгытып тотмаганнардыр инде, бугазына пычак терәүгә, сыер мескен, бөтенесен як-якка селтәп, сикереп тә тора, йөгереп ишегалдына – абзарына кереп тә китә... Һәм башкача егылмый да... Үзебезнең сыерлар шулай параличлана башлагач, Сәүбән абый сыерын гел искә ала, малкайларны шулай «куркыта» идек. Дөрес, безнең чорда инде дәвалау да башкача, файдалырак та, нәтиҗәсе дә тизрәк була иде. Ел да кабатланса да, соңгы адымга барган – бугазына пычак терәгән булмады.

Мал-туар, кош-корт кына түгел, үсемлек-куакларны да куркытып алуның файдасы турында язгалап торалар. Социаль челтәрдәге бакчачыларга киңәшләр төркемендә, мәсәлән, яшь алмагачыбыз, груша агачыбыз җимеш бирми, нишләтик икән, дип сораучыларга, пычкы алып чыгып, чәчәк атмасаң, җимеш бирмәсәң, кисәбез, дип куркытып карагыз әле, без шулай эшләдек, файдасы бар, дип җавап язучылар очрап тора. Шаяртудырмы, туры килүме, яшәү өчен көрәшүнең, нәсел саклауның бер мисалыдырмы, әмма һәр тереклек яшәргә омтыла, монысы хак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре