Прокуратура Казанда шәхси бакчада баланы аерым бүлмәгә бикләп кую турындагы хәбәрне тикшерә

Татарстан прокуратурасы шәхси балалар бакчасында кыз баланы ярдәмче бүлмәгә (подсобка) бикләп кую турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда шәхси балалар бакчасында видео төшерелгән. Анда күренгәнчә, дәрес бара, шул вакытта ярдәмче бүлмәгә ябып куелган баланың каты итеп кычкырганы ишетелә.

Тикшерү чаралары Питрәч районы прокурорына тапшырылган. Хокук бозу очраклары ачыкланган очракта, чаралар күреләчәк, диделәр прокуратурада.

 


Фикер өстәү