Автобусларда нигә салкын? – Казан прокуратурасы тикшерү үткәрә

Казан прокуратурасы шәһәрдә яшәүчеләрнең автобус салоннарында салкын булуга зарланып язган шикаятьләрен тикшерә. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып яза.

Социаль челтәрләрдә 10нчы автобус йөртүчесенең транспорт ишеген озак вакыт япмыйча торуы турында хәбәр таралган. Шул сәбәпле салонда бик салкын булуына зарланганнар. “Салкын “тартма”да утырган өчен түлибезме соң без? 10нчы автобус, билет бәясен төшерергә киңәш итәм. Салонда бик-бик суык. Ишекне ачык тотасыгыз килсә, урындыкларны җылыткычлы итеп көйләгез”, – дип язган бер хатын-кыз.
Прокуратура пассажирларны йөртү турында закон таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерәчәк. Нигезләр булганда, автотранспорт предприятиесенең эшенә хокукый яктан бәя биреләчәк. Пассажирларның хокукларын бозган хезмәткәрләргә карата прокурор чаралары күреләчәк, дип басым ясап әйткән Галиев.


Фикер өстәү