Чаллы зоопаркында мескен дөя, ачлыктан катыргы кимерүче ишәк видеосы таралганнан соң, прокуратура тикшерү башлады

Прокуратура Чаллы зоопаркында иза чиккән хайваннар турында видео таралганнан соң тикшерү башлады.

Чаллының «Тулпар» зоопаркында хайваннарның тиешенчә каралмавы турында мәгълүматны хәзер прокуратура тикшерәчәк. Күзәтчелек ведомствосы закон таләпләренең үтәлешен бәялиячәк.

«Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор йогынтысы чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк», – дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әлеге тикшерү Россия Дәүләт Думасы депутаты, Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов Чаллының «Тулпар»зоопаркында төшерелгән видео белән  социаль челтәрләрдә уртаклашканнан соң башланды.

«Хайваннарны коткарырга, ә бу концлагерьны оештыручыларны җаваплылыкка тартырга кирәк», – дип канәгатьсезлеген белдерде Владимир Бурматов.

Видеода аягында көчкә басып торган дөя, ачлыктан катыргы тартма кимерүче ишәкне күрергә мөмкин.


Фикер өстәү