Казанда бер ир белән хатын газ белән агуланган

Кичә кич Казанның Революцион урамында урнашкан фатирда ике кешенең газ белән агулануы турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә

Зыян күрүчеләр – 46 яшьлек хатын-кызны һәм 52 яшьлек ир-атны уртача авырлыкта газ белән агуланып, 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү