30 май кичендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең дежур табибыннан Казанның Чапаев урамы буенча 25нче номерлы йортта дүрт кешенең сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат, 18 һәм 12 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай зыян күргән.
Кызны – 7нче шәһәр хастаханәсенә, балаларны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киләләр. Барысының да хәле уртача авыр дип бәяләнә. Ир-ат госпитализациядән баш тарта.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.