Туган көнендә Хәния Фәрхигә һәйкәл ачканар

Туган ягына һәйкәл булып кайтты. Кичә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә Башкортстан Республикасының Югары Тәтешле авылында һәйкәл ачтылар.

Биредә «Онытылыр димә» дип аталган җыр фестивале дә узды. Әлеге чара җырчының туган көне уңаеннан уздырыла. Исән булса, аңа 62 яшь тулыр иде.

Хәния Фәрхи 2017нче елда вафат булды. Исән чагында да халыкның яраткан җырчысы иде, вафатыннан соң да шулай булып калды, ди аны белүчеләр. Һәйкәлдәге образында да артист кулына микрофон тоткан. Тамашачылары, туганнары, хезмәттәшләре күңелендә ул шулай истә кала. Тулырак ТНВ сюжетыннан белә аласыз.

«ТНВ»


Фикер өстәү