Хәния Фәрхинең сеңлесе: “Башта – һәйкәл ачтык, хәзер җыр бәйгесе бара”

Бүген Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса аңа 62 яшь тулган булыр иде. Тагын бер айдан вафатына да биш ел тула. Бүген Башкортстанның Югары Тәтешле авылында “Онытлыр димә” дигән җыр фестивале уза. Җырчының сеңлесе белән элемтәгә кергәч, ул үзенең буш бер генә минуты да юклыгын әйтте.

– Иртән һәйкәл ачтык, әлегә җыр фестивале бара. Кояшым туган якның иң түренә, үзәгенә җырчы сандугач булып мәңге сайрарга кайтты. Ходайга мең шөкер, Тәтешле урамын бизәп, сөеклемнең һәйкәле кайтты. Мин һаман да аның белән яшим. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын Кояшымның , – диде ул.


Фикер өстәү