Газетага язылу

1 августтан көрән аюларны аулау рөхсәт ителә

Күп елларга сузылган тәнәфестән соң, республикада 1 августтан көрән аюларны аулау рөхсәт ителә. Ау хуҗалыкларында гаризалар кабул итәләр.

Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков әйтүенчә, ау Мамадыш һәм Балык Бистәсендә рөхсәт ителгән. Шуңа күрә әлеге районнарның ау хуҗалыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен аучы билетына ия булу һәм кыргый хайваннарны аулау өчен җыем (3 мең сум) түләү сорала.

Көрән аюны 1 августтан 31 декабрьгә һәм 21 марттан 10 июньгә кадәр ауларга мөмкин булачак. Узган елда хайваннарны исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, бездә барлыгы 90 аю барлыгы ачыкланган. Быел аларның җидесен аулау рөхсәт ителә. Тәгаенләп әйткәндә, «Албай» ау хуҗалыгында (6 аю исәпләнә) – нибары бер ерткычны, «Кама яры»нда (7 аю) – 2, «Кама яры 2»дә (15) 4 ерткычны аулауга рөхсәт бирү каралган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре