Тәкъдим РФ Торак һәм шәһәр төзелеше кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Күрсәтелгән чорда күпфатирлы йортларның торак һәм торак булмаган урыннарында тынычлыкны боза торган машиналар һәм инструментлар кулланып ремонтлауны, үзгәртеп коруны һәм яңадан планлаштыруны тыю тәкъдим ителә.
Чикләүләрне шулай ук биналарга капиталь ремонт ясау, күпфатирлы йортлар янындагы җир кишәрлекләрен төзекләндерү һәм карап тоту эшләренә дә җәелдерү планлаштырыла.
Шул ук вакытта тәкъдим ителә торган нормалар авария-торгызу һәм башка кичектергесез эшләргә, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук туктатылуы кешеләрнең гомеренә яки иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган эшләргә карата гамәлдә булмаячак. Закон проекты кабул ителгән очракта 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин.
Хәзер тынлыкны һәм тынычлыкны саклау мәсьәләләре төбәк законнары белән җайга салына. Шул ук вакытта РФнең төрле субъектларында чикләүләрнең гамәлдә булу вакыты, тыелган эшләр исемлеге һәм таләпләр кагыла торган затлар категориясе аерыла.
Парламентарийлар фикеренчә, гамәлдәге кагыйдәләр төбәк тыюларына фатирда ремонт ясау, янәшә урнашкан төзелеш мәйданчыгында эшләү, механикалаштырылган кар җыю, печән чабу һәм йорт яны территориясендәге башка эшләрнең керүен һәрвакытта да төгәл билгеләргә мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, авторлар фикеренчә, бер төбәктә бертөрле эшләр төнлә үк тыелырга мөмкин, ә икенчесендә яшәүчеләргә ял итү хокукын бозуны аерым дәлилләргә туры килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез