Газетага язылу

Татарстанда 8,3 мең үсмер «Работа России» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән

Быел алты айда Татарстанда 8,3 мең үсмер «Работа России» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

 

Шуның 6 меңнән артыграгы эшкә урнашкан. Үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4,5 меңнән күбрәк егет-кыз эшен төгәлләгән инде. Алар төзекләндерү, яшелләндерү белән шөгыльләнгән, ярдәмче булып эшләгән.

Балигъ булмаганнар арасында иң киң таралган 10 һөнәр исемлегенә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшче, ярдәмче, җыештыручы, ЭВМ операторы, кухня хезмәткәре, кече тәрбияче, механик җыю эшләре слесаре, вожатый, администратор, тәрбияче ярдәмчесе, официант, пешекче һәм кунакханә хезмәткәре кергән.

Эш вакыты озынлыгына килгәндә, ул үсмернең яшенә карап билгеләнә. 14–15 яшьлекләр – көненә дүрт сәгать, 15–16 – биш, 16–18 яшьлекләр җиде сәгать эшләргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре