Мәгариф министры тарих дәресен беренче сыйныфтан укыту мәсьәләсенә ачыклык кертте

Мәктәпләрдә тарих дәресен беренче сыйныфтан ук укытмаячаклар. Әмма укучылар туган як тарихын өйрәнә башлаячак.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, тарих буенча төп программа хәзерге кебек үк бишенче сыйныфтан башланачак. Мәктәпләрдә тарих дәресен беренче сыйныфтан укыта башлау турында мәгълүматны дөрес кабул итмәгәннәр, дип белдерде министр.

«Бу дәресләр түгел, дәресләр бишенче сыйныфтан керәчәк, әмма башлангыч сыйныфларда «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә төбәк тарихын, кече Ватан тарихын өйрәнә башларга мөмкин. Музейларга, күргәзмәләргә барырга була. Моны класс эшчәнлеге кысаларында эшләргә мөмкин», — диде министр мәктәп укучылары өчен узган тарих форумында.


Фикер өстәү