Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артырга мөмкин

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 36 сумга кадәр күтәрергә мөмкин. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты транспорт компанияләренә җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга мөмкинлек бирә торган карар әзерләгән.

Бу тариф автобус, троллейбус һәм трамвайларда йөрү өчен билгеләргә тәкъдим ителә. Хәзер билет бәясе  35 сум.

Карта белән түләгәндә 30 сум урынына 31сум алу тәкъдим ителә. Транспорт картасы буенча йөрү 27 сумга төшә иде, әмма документ әлеге бәяне 4 сумга күтәрергә мөмкинлек бирә.

Комитетның әлеге карары проект статусында һәм ул әлегә расланмаган.


Фикер өстәү