Түләү нигезле булсын. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының еллык коллегиясе

Ут янсын, су аксын, ә чүпне вакытында чыгарсыннар дисәң, түләргә туры киләчәк. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының еллык коллегиясендә халык арасында аңлату эшләрен арттырырга киңәш иттеләр. Бәяләр кыйммәтләнсә дә, тормыш дәвам итә.

Чарада катнашкан Россия Монополияләргә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев республика тарифчыларының эшен югары бәяләде. Аңлашыла ки, коллегиядә былтыр коммуналь хезмәтләргә тарифларның бер ел эчендә ике тапкыр артуы турында сүз берничә тапкыр күтәрелде. Виталий Королев та халыкка барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга киңәш итте.

Бу айда декабрь өчен түләү кәгазьләрен алучылар, яңа бәяләрне күреп, аптырашта калды. Ут һәм су кесәгә суга! Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тынычландырырга да ашыкты: моннан ары коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2024 елның җәендә генә артачак. Шулай итеп, ел ярым дәвамында кыйммәтләнмәячәк. Бу мәсьәләдә халык белән даими эш алып барылуына да басым ясады ул. Узган ел, мәсәлән, Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 30 проценты диярлек коммуналь хезмәтләр өчен бәяләргә бәйле булган. Икенче урында – су мәсьәләсе (20 процент). Халык арасында ут белән тәэмин итү дә еш борчу уята (19 процент). Беренче бишлеккә җылылык һәм транспорт хезмәтләренә бәйле сораулар да эләккән (икесе дә – 9 процент).

Александр Груничев әйтүенчә, халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе аның сыйфатына туры килергә дә тиеш. «Мәсәлән, Бөгелмәдә яшәүчеләр өйдәге торбаларның бер караганда – җылы, икенче караганда  суык булуыннан күпләп зарланды. Моңа бәйле кыенлыклар булуын җылылык белән тәэмин итүче оешма да раслады. Тик менә коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә бу берничек тә чагылыш тапмаган. Әлеге мәсьәлә контрольгә алынды. Халыкка килмәгән җылылык өчен акчаны кире кайтарачаклар», – диде Александр Груничев. Ул тагын бер кат шуны да искә төшерде: коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, аларның вакытында күрсәтелмәве яки исәпләүләргә бәйле шикаятьләр булган очракта, иң элек коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчегә, ә алардан тиешле җавап булмаса яки ул канәгатьләндермәсә, Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына яки Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Бу яңача исәпләнгән түләүләр килүгә генә бәйле түгел. Халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү, аларны тикшерү эше ел дәвамында алып барыла», – диде Александр Груничев.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә субсидия дә каралган. Былтыр республикада яшәүче 72927 гаилә дәүләттән 1 миллион 70 мең сумлык ярдәм алган. Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, хезмәт ветераннары кебек ташламага ия булучыларга 4 миллион 340 мең сумлык субсидия түләнгән.

Тарифларны арттырмыйча да булмый. Коллегиядә чыгыш ясаган Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов әйтүенчә, соңгы ун елда районда яшәүчеләр саны ике тапкыр арткан. «Бүген Питрәчтә 62 мең кеше теркәлгән, яшәүчеләр саны исә тагын да күбрәк. Былтыр төзелеш планын 120 процентка үтәдек. Барлыгы 239 мең квадрат метр торакны кулланышка тапшырдык. Димәк, инженер челтәрләрен дә даими карап, төзәтеп торырга кирәк. Бу исә чыгымнар дигән сүз. Районда, мәсәлән, чиста суга тариф 26 сум 24 тиен тәшкил итә. Хезмәт күрсәтүче оешмаларга бу ертыкларны ямарга гына җитә. Тиешле чара күрелмәсә, тагын 7–10 елдан торбалар тузачак», – дип сөйләде ул.

Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә: республикада торак йортларга кадәр бушлай газ тоташтыру программасының (догазификация) үтәлеше. Билгеле булганча, әлеге программа кысасында газны йортка кадәр китерәләр, ә аны өй эченә кертүне шәхси оешмалар ярдәмендә һәркем үзе хәл итә. Тик халык бу эшнең шактый кыйммәт булуыннан зарлана. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында да исәпләп караганнар. «Капкадан өйгә кадәр ара шартлы рәвештә 22 метр дип алсак, корыч, полиэтилен торбаларны, краннарны да исәпкә алып, газны плитәгә кадәр тоташтыру 35 мең сумга төшә», – ди Александр Груничев. Кәгазьдәге саннар белән чынбарлык арасындагы «упкын»ны тикшерергә вәгъдә иттеләр.

Алга таба сыек көнкүреш калдыкларын чыгару эшен дә җайга салмакчылар. Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты җитәкчесе Александр Тыгин сүзләренә караганда, республика депутатларының бу мәсьәләгә бәйле тәкъдимен илнең 35 төбәгендә хуплаганнар инде. Димәк, уйланырга җирлек бар. Сүз сыек көнкүреш калдыклары чыгаруга тариф булдыру, транспорт белән алып китүне тәэмин итү, чистарту һәм утильләштерү турында бара. Әлегә исә бу – шәхси йортта яшәүчеләрнең үз баш бәласе.

Кыйммәтле коммуналь түләү кәгазьләре «күләгәсе»ндә калган тагын бер яңалык – җәмәгать транспортында йөрүгә бәяләр арту турында да сүз булды. 10 гыйнвардан юл билеты өчен банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә юл бәясе 4 сумга артты һәм 35 сумга җитте. Александр Груничев исә иртәгәге көн турында да уйлый башларга киңәш итте. Бигрәк тә, тимер юл һәм елга транспортына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Тимерне кызуында сугып, коллегиядә катнашкан Татарстан Премьер-министры Александр Песошин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республиканың транспорт тармагын үстерү концепциясен төзергә кушты.

 

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү