Йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр

Йорт хайваннарын урамга ташлаган яки аларга карата рәхимсез гамәлләр кылган россиялеләргә штраф салыначак. Санкцияләр шулай ук хайваннарны тоту кагыйдәләрен бозучы цирк хуҗаларына да яный. Бу хакта закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессиядә караячак, дип хәбәр итә «Парламентская газета».

Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов сүзләренчә, әлеге закон проекты кабул ителгәннән соң, депутатлар башка инициативаны карарга җыена. Ул җыелган штраф акчаларын йортсыз мәче һәм этләр өчен приютлар төзүгә тотуны күз алдында тота.

Ул шулай ук Россиядә 1 марттан хайваннарны сату урыннарына таләпләр турындагы закон үз көченә керәчәк. Гыйнвар ахырында закон чыгаручылар шулай ук хайваннарны үрчетү эшчәнлеген закон нигезендә җайга салу һәм йорт хайваннарын теркәү темасы буенча фикер алышырга ниятли

«Бу сессиядә без хайваннарны дәвалау өчен медицина препаратларын куллану турындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә уйлыйбыз», — дип өстәде Бурматов.

«Хайваннар проблемалары белән шөгыльләнүче җәмәгать инспекторлары эшчәнлеген җайга сала торган законнарны камилләштерү буенча планнар бар. Бу институт үзенең кирәклеген исбатлады, ләкин нәтиҗәлелеген түгел. Иҗтимагый инспекторларның вәкаләтләре бик аз, һәм без аларны киңәйтергә тәкъдим итәрбез», — дип белдерде ул.

 


Фикер өстәү