Монда тизрәк, көчлерәк, җитезрәк булырга дигән максат юк. «Иң мөһиме – катнашу» дигән кагыйдә күбрәк тә туры килә бугай әле. Катнашучылар арасындагы мөнәсәбәт тә көндәшлеккә түгел, дуслыкка корылган. Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары турында сүз. Татарстан башкаласында аның ачылыш тантанасы узды. Бүгеннән исә катнашучыларны ярышлар көтә. Уеннарның әһәмияте нидә? Спортчылар аннан ни көтә? Мәгънәле ачылышны «ВТ» хәбәрчесе дә карап кайтты.
Алар – җиңүче
Махсус Олимпиаданың гади генә ярыш түгеллеген язган идек инде. Ул акыл ягыннан тайпылышлары булган спортчылар өчен үткәрелә. Паралимпия Уеннары белән бутарга ашыкмагыз: монысында физик көч, физик мөмкинлекләр турында сүз бармый. Ярышлар да медаль-бүләк өчен үткәрелми. Иң элек сәламәтлеге ягыннан чиклеләрнең мөмкинлекләре чиксез икәнен күрсәтү, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышу, сәләтләрен сынап карау өчен мохит булдыру максаты күздә тотыла.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, бик күпләргә әлеге ярышларда катнашучылардан үрнәк алырга була. Сүз уңаеннан, Татарстаннан анда 156 кеше катнаша. Шуларның 95е – спортчылар.
– Мамадыш, Саба, Минзәлә, Яшел Үзән кебек районнардан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар бар. Алар ярышларга әзер, – диде Хәлил Шәйхетдинов «ВТ»га. – Мин ышанам: бу ярышлар спортчыларга үз мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтергә, киләчәктә исә мондый юнәлешләргә игътибарны арттырырга ярдәм итәчәк. Уеннарда катнашмаган районнар да бар. Аларга да киләчәктә уйланырга булыр. Бу Уеннарга әзерләнгәндә, халыкның фикере үзгәрүен сиздек. Ул бит әле спорт ярышлары гына түгел, үзенчәлекле спортчылар белән шөгыльләнгән кешеләргә игътибарны арттыру да.
Министр урынбасары әйтүенчә, ярышлар гыйбрәт өчен дә оештырыла, дияргә мөмкин. «Беркайчан да иренмәскә, ялкауланмаска кирәк. Нинди генә халәттә булсаң да, үзең теләгән спорт төре белән шөгыльләнеп, сәламәтлекне ныгытырга мөмкин. Мин бу катнашучыларның ата-аналарына, тренерларына рәхмәтле. Алар – безнең өчен берникадәр дәрәҗәдә үрнәк тә, гыйбрәт тә. Сау-сәламәт булып та, күпләребез чаңгы юлларына басмыйбыз, йөзү бассейннарына йөрмибез. Спортка вакыт тапмыйбыз. Иренәбез! Ә алар алга барырга, тукталып калмаска икәнне үз үрнәкләрендә күрсәтә», – дигән фикердә Хәлил Шәйхетдинов.
Катнашучыларның да өметләре зурдан. Борчылу да бар, әлбәттә. Әмма яннарында тәҗрибәле остазлары, ата-аналары булгач, анысы онытыла.
Чаңгы ярышында Татарстан командасыннан катнашучы Снежанна Баранова Уеннарны зарыгып көтеп алган. Шактый әзерләнгән дә.
– Монда бик күп дусларны очраттым, башка шәһәрләрдән яңа дуслар таптым, шуңа сөенәм әле. Спорт белән бик дус мин. Үземне күрсәтергә, иң яхшысы булуымны исбат итәргә телим! – ди кыз.
Саба кызы Ләйсән Зарипованы да Татарстанда яхшы беләләр. Бердәм Уеннарга өстәл теннисы буенча ярышырга килгән. Янәшәсендә көч-дәрт биреп торырга әнисе Рәмзия ханым бар.
– Ләйсән җиденче елын өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Бик күп җиңүләребез бар. Без – мондый ярышларның еш кунаклары, – ди ул. – Җиңәбез дип торабыз. Хәерле ярышлар булсын. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бик күңелле. Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим. Сер түгел, мөмкинлекләре чикле балалар күбрәк социаль яктан изоляциядә кала. Ә мондый спорт бәйрәмнәре шул күләгәдән чыгарга булыша, гаиләләргә көч бирә. Без бик мәгънәле тормыш белән яшибез. Ләйсән белән миңа да тик тору юк, спорт – минем дә дустым. Сәламәт кенә булсыннар, йөзләреннән елмаю китмәсен. Ләйсән – бик күпләргә җитеп бетмәгән мотивацияне таратучы да әле ул.
Санкт-Петербург шәһәреннән делегациядә 100дән артык кеше бар. Спортчылар нигездә өстәл теннисы, баскетбол, нәфис гимнастика кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.
Тренер Татьяна Гурова укучысы Мария белән җиңү өчен түгел, ә уңай хис-кичерешләр өчен килгәннәр. Маша кыска чаңгыда йөгерүдә осталык күрсәтәчәк.
– Мин Машаны 90нчы еллар башында балалар йортына педагог булып эшләргә килгәч күреп алдым да аның белән шөгыльләнә башладым. Бик актив ул. Башта нәфис гимнастика белән мавыктык. Аннан атта да йөрдек, чаңгы да шудык. Машаның җиңүләре дә күп. Безнең өчен спорт ул – тормыш, хәрәкәт. Шуңа да яшь, сәламәт килеш сакланганбыздыр да. Күреп торасыз, Машага үз яшен әле дә биреп булмый бит (Мариягә 41 яшь. – Авт.), – дип сөйләде Төньяк башкала кунаклары.
Сахалин утравыннан килгән Полина Амельчук Казанга ишарәләр теле белән рәхмәтен җиткерде.
– Мондый зур ярышның бер өлеше булуыма бик сөенәм. Барлык катнашучыларга да сәлам юллыйм. Казанга бик зур рәхмәт, – диде кыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat