Казанда БДБ илләренең I Уеннары: «Безнең өчен зур дәрәҗә»

Казанда БДБ илләренең I Уеннары дәвам итә. 9 илдән җыелган 1,3 мең спортчы катнашында узучы ярышларның беренче җиңүчеләре җомга көнне үк билгеле булды. Дүшәмбе көнне көрәш батырлары ачыкланды.

Билгеле булганча, Уеннар әле узган ел ук булырга тиеш иде. Әмма мәгълүм сәәбәпләр аркасында аны ике мәртәбә күчерергә туры килде. Шимбә көнне узган ачылу тантанасында 9 ил катнашында әләмнәр парады узды. Россиянең спорт министры урынбасары Алексей Морозов ил Президенты Владимир Путинның сәламен җиткерде. «Уеннарны оештыру идеясен физик культура, сәламәт һәм актив тормыш рәвеше тирәсендә БДБ яшьләрен берләштерергә тиешле мөһим һәм кирәкле инициатива дип саныйм. Һәм, әлбәттә, әлеге масштаблы ярышларны уздыру халыкара гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга, яшь спортчыларга исә мәртәбәле халыкара ярышлар, Олимпия Уеннары алдыннан үз сәләтләрен һәм физик әзерлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», – диелгән ил башлыгының телеграммасында.

Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «БДБ илләренең I уеннарын кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Казан сезгә ошар һәм сез тагын бер кат безгә килергә теләрсез, дип ышанам. Сезгә монда уңайлы узсын өчен, барысын да эшләячәкбез», – диде республика башлыгы.

БДБ башкарма комитеты рәисе урынбасары Леонид Анфимов фикеренчә, бу ярышлар тарихка кереп калачак. «Беренче тапкыр шундый зур спорт чарасы ачыла. Бу илләр катнашында ярышлар элек тә үткәрелде, әмма мондый масштаблы проект юк иде әле. Минемчә, ул БДБ илләре белән чикләнеп калмаячак, чөнки без инде башка дәүләтләргә дә чакырулар җибәрә башладык. БДБнең сәяси хезмәттәшлек кенә түгел, ә спорт хезмәттәшлеге өчен дә ачык булуын күрсәтергә телибез», – диде Леонид Анфимов. Сүз уңаеннан, киләчәктә әлеге Уеннарны ике елга бер мәртәбә төрле илләрдә уздырырга ниятлиләр.

Быелгысында исә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Россиядән барлыгы 1,1 мең спортчы чыгыш ясый. Алар 16 төрдә 182 комплект медаль өчен көрәшә. Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 28 спортчы бар.

Уеннарның тәүге җиңүчеләре җомга көнне үк ачыкланды. Грек-рим көрәшендә Россия спортчылары 5 алтын медаль яулады. Азәрбайҗан вәкилләре – 3,  Белоруссия көрәшчеләре исә 2 алтынга ия булды. Шимбә көнне узган ирекле көрәш ярышында да Россия спортчыларына тиңнәр табылмады: хатын-кызлар бәйгесендә – 9, ир-егетләрдә исә – 7 алтын. Калган 3 җиңү Кыргызстан һәм Азәрбайҗан вәкилләренә эләкте.

Якшәмбе көнне билбаулы көрәш ярышы тәмамланды. Хатын-кызлар бәйгесендә алтын медальләрне Үзбәкстан, Казахстан һәм Россия спортчылары яулады. Беренче урынны алган кызлар арасында Татарстан вәкилләре дә бар. Казаннан Ольга Шугаева 56 килолы спортчылар ярышын отты. Чаллыдан Айгизә Мөбарәкшина исә 76+ категориясендә беренче булды. «Җиңәрмен дип күз алдыма да китермәдем. Ярыш алдыннан бик курыктым, дулкынландым. Туган җиремдә җиңүем белән горурланам», – диде ул. Билбаулы көрәш буенча егетләр ярышында алтын медальләрнең күбесе Үзбәкстан спортчыларына эләкте. Алар 4 категориядә батыр калды. Россия көрәшчеләре исә иң авыр үлчәүдә генә беренче була алды. Татарстаннан Данил Зубрилов 62 килолы спортчылар арасында өченче булды. Якшәмбе көнне бокс турниры да тәмамланды. Ул дүрт көнгә сузылды, ярышта 127 боксчы чыгыш ясады. Россия – 15, Үзбәкстан – 7, Казахстан исә 4 алтын медаль яулады.

Бүген көрәш бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Россия җыелма командасы 10 алтын медальнең 9ын отты. Шулардан 6сы – Татарстан егетләре исәбендә. Үз категориясендә чемпион булып Зариф Вәлитов (Төмән өлкәсе, 60 кило), Раббани Нургалиев (Татарстан, 65 кило) – Әрмәнстан, Рафаэль Бильданов (Оренбург өлкәсе, 70 кило), Марсель Мурзагильдин (Башкортстан, 75 кило), Рүзәл Тимергалиев (Татарстан, 80 кило), Вадим Васильев (Татарстан, 85 кило), Илсаф Фәхретдинов (Татарстан, 90 кило), Булат Юнысов, (Татарстан, 100 кило), Альберт Сәхәбиев (Татарстан, 120 кило) танылды. Россия көрәшчеләре чыгыш ясамаган бердәнбер финал авырлыгы 120 килодан арткан спортчылар арасында узды. Монысында Әзәрбәйҗаннан Җамал Фәйзиев җиңүче булып танылды


Фикер өстәү