Мишустин хәрби хезмәткәрләргә «Путин түләүләре» исәпләнә башлау турында белдерде

Бүгенге көннән башлап хәрби хезмәткәрләр, курсантлар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән түләүләрне ала башлаячак. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

Шул ук вакытта Мишустин сүзләренчә, ил Хөкүмәте акчаны мөмкин кадәр тизрәк түләү һәм дәүләт башлыгы инициативасын гамәлгә ашыру өчен кирәкле карарларны оператив рәвештә эшләде.

«Безнең хәрбиләр үз эшләрен лаеклы башкара. Илне һәм аның барлык гражданнарын яклыйлар. Бу җаваплы хезмәт иң зур хөрмәткә һәм ярдәмгә лаек», — дип Премьерның сүзләрен китерә Хөкүмәтнең Telegram-каналы.

Исемнәренә һәм биләгән вазифаларына карамастан, хәрби һәм хокук саклаучылар бер тапкыр 15 мең сум алачак.


Фикер өстәү