XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале: Безнеке – ярый  инде түгел, безнеке – иң яхшысы!

Ул безгә Татарстан киносын үстергән өчен кадерле. XVII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Татарстаннан 14 картина тәкъдим ителгән икән, үсеш һичшиксез бар. Бу атна Казан каласы кино йогынтысында яшәр, милли кино индустриясенә нәрсә җитми дигән сорауга җавап эзләр, Татарстан фильмнары өчен сөенер, яңа исемнәр ачар.

Нәрсәләргә сөенергә?

Кинофестивальнең ачылу тантанасы беренче тапкыр Казан ратушасында узды. 10 сентябрьдә ябылу тантанасы, гадәттәгечә, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Фестивальнең тагын бер яңалыгы – күнегелгән «Родина» кинотеатрына кайтуы. «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында фильмнар күрсәтеләчәк һәм иҗади очрашулар булачак.

Ә фильмнар күп һәм саллы. Быел 45 илдән 584 фильм тәкъдим ителгән булган. Шулар арасыннан 50се конкурска сайлап алынган. Әлеге илленең 14е – Татарстанныкы.

Сайлап алу комиссиясе рәисе, кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Абикеева әйтүенчә, программаны төзегәндә быел һәр номинациягә Россиядән һәм Татарстаннан берәр фильм кертергә тырышканнар. Эчтәлек, ВГИК фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева әйтүенчә, хәрби тема азрак, позитив күбрәк булсын, дигән теләктән чыгып формалаштырылган.

–  Дөнья  төрле казалар кичерә. Бу – пандемия дә, Сүриядәге сугышлар, башкасы… Без тыныч тормышта дөньяны үзгәртердәй эшләр кылган кешеләргә игътибар итәргә булдык. Хәрби темадан читләшеп, тыныч тормышка күбрәк басым ясадык.

«Евразия Глобал Конниктинг» агентлыгы генераль директоры, Германия кунагы Светлана Слапке исә әлеге фестивальне мөселман тормышының бөтен аспектларын чагылдырырга тырышкан, гуманлылык принципларын алга чыгарган бердәнбер чара, дип бәяләде.

Сүз уңаеннан, жюри рәисе Эльчин Мусаоглу (Азәрбайҗан) үзенең бер картинадан бик тәэсирләнүе, сәгать ярым эчендә татарлар һәм Татарстан турында тарих курсына караганда да күбрәк мәгълүмат алуы турында искәртеп узды.

Алга китеп шунысы да әйтик, Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы турында Гөлнара Абикеева, кызганыч, әлеге картина Казахстанда тумады, дип югары бәяләвен искәртте:

– Бездә милли бердәйлекне нәсел ягыннан сурәтләгән картина тумаган әле. Бер караганда, гадәти тормыш, шул ук вакытта геройларның тормышы катлаулы.

Бу җәһәттән Нина Кочеляева кинофестивальнең беренче елларын искә алды:

–  Ул чакта да Илдар Ягъфәров үз фильмы белән игътибарны җәлеп иткән иде. Шул елларда елына һич югы ике картина төшерү бурычы да куелган иде. Ниһаять, Ягъфәров бик көчле картина белән Татарстанны яңа дәрәҗәгә чыгарды. Көтеп җиткердек!

«Исәнмесез?» исәнме без?

Әлеге фильм кинофестивальгә бер атна кала, «Мир» кинотеатрында татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителгән иде инде. Аны фильм-тетрәнү, яшь аралаш елмаю, ихлас әңгәмәгә чакыру дип бәяләргә була.

Кадрда – Исламовлар гаиләсе язмышы. Сабан туенда очрашу, хатыннарның да, ирләрнең дә хәмер белән сыйлануы, керәшен кияүне кабул итмәү, гаиләнең икегә бүлгәләнүе, берсе авырып киткәндә, башкаларның ярдәм итәргә атлыгып тормаулары, курку… Төп герой – Тамерлан Исламов, табиб. Картина башында ук ул кемнеңдер кеме өчен хастаханәдәге урынын бушатырга мәҗбүр була. Алтын куллы хирургтан колак каккан көнне үк Зәйдә зур юл казасы була, әмма аны хастаханәгә якын җибәрмиләр. Режиссер бер гаилә язмышы аша җәмгыятьтәге төп проблемаларны күрсәтә бара. Герой кияү язмышы аша нәселен тупларга тырышып карый, әмма булдыра алмый. Һәр кемнең үз кайгысы җитәрлек, үзенә тимәгәч, ул туганының чирләвенә күз йомарга тырыша. Тән сау булса да, җаныбыз күптән үлгән икән бит безнең. Хәер, Исламовларда өмет бар әле. Өлкән агалары  йортыннан, эшеннән, хәтта ирегеннән мәхрүм калгач, алар уяна.  Ә без? Исәнме әле без?

– Төрле фильм караган булды. Аларның барысын да көтеп алабыз. Кайвакытта ул тия, кайвакыт тими. Кайвакыт эшләнеше килеп бетми. Бүген алай әйтеп булмый. Монда безне борчыган, күңелебезне әрнеткән татар милләте  язмышы. Кино бар, эшләүчеләр бар, аны дәүләт дәрәҗәсендә күтәрү генә кирәк, – диде Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

«Җиде утрау арасында»

Сайлап алу комиссиясе әгъзаларын тетрәндергән картиналарның берсе бу. Аның герое – Актаныш районы Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше Габдулла Хәйбуллин янына без дә барып кайткан идек. Су астында калырга тиеш булгач, авылның кешеләрен дә, зиратын да күчергәннәр. Тик Габдулла абый гына әнисе белән яшәп калган. Су астында калу куркынычы янаган авыллар язмышын өйрәнгән Ленар Шәех әйтүенчә, картинада – бер кеше фаҗигасе генә түгел:

– 2002, 2005 елларда бу авыл язмышы турында документаль әсәр язган идем. Шул елларда ук Габдулла абый исән чакта фильм төшерергә иде дигән фикер туды. Әлеге ниятне режиссер Алмаз Нургалиев чынга ашырды. Съемка төркеме елның һәр фасылында кайтып, Габдулла абый тормышын өйрәнде. Бу – бер кеше фаҗигасе генә түгел. Бу – милләт фаҗигасе. Яшерен-батырын түгел, бетүгә таба барабыз. Тел бетә, тел белән халык бетә. Бу яктан караганда Габдулла абый – каһарман. Авылны бөтенесе дә ташлап киткән, ул берүзе калган. 2002 елда аның янына килгәндә, әнисе Гөлҗиһан апа да исән иде әле. Сеңлесе дә кайткан иде, хәзер анысы да – гүр иясе. Элегрәк Өшәрдә Сабан туйлары үткәргәннәр, киткән халык нигезләренә кайтып, дога кылган. Хәзер алай йөрмиләр инде. Шуңа күрә Габдулла абый турында фильмның чыгуы үзенә күрә символ, вакыйга булыр иде. Нинди матур җирләр – далалары, елгалары, атау, урманнары белән кешесез калган җир ул. Совет чорының сәясәте аркасында мәҗбүриләп менә шундый күпме авыл юкка чыгарылган. Инкыйлабка кадәр чукындыру булган, совет заманында мәҗбүри күчендереп, халыкны бетергәннәр. Фильмның ролигын гына күрдем әлегә, күргән кадәре дә күңелне йомшартты. Бу хәлне белеп, күреп, тоеп тору җиңел түгел.

Режиссер Алмаз Нургалиев әлеге проектка милләтнең киләчәге турында уйланулар этәрде дип сөйләде:

– Без милләт өчен авыл нәрсә ул дигән сорауга җавап табарга тырыштык. Ул турыда Габдулла абый, кошлар да туган якларына кайта, дип сөйли. Әйе, хәтерендә авыл образын саклаучылар кайта. Ә бик бәләкәй чакта нигезеннән кубарылган бала хәтерлиме аны? Нигез белән бергә телне, гомумән, милли кодны югалтмыйлармы? Без Габдулла абыйның тормышын күзәтү форматында төшердек бу картинаны. Анда артык сүз кирәкми, барысы да болай да күренә. Габдулла абый тормышы белән яшәдек, аның авырлыкларын бергә күтәрдек. Бер ел элек картинаның операторы Динар Әхмәтҗанов тәкъдиме белән фильмга акча җыю да игълан итеп караган идек. Әмма ул ният барып чыкмады. Әмма игъланның файдасы булды. Ул авылны һәм бу проблеманы «Яңа гасыр», башка матбугат чаралары «күреп алды».

Фильм әзерләнгәндә Габдулла абый бакыйлыкка күчә. Аның йортында хәзер апасының улы яши. Бу – авыл яшиме, әллә инде Габдулла абый белән ул да «үлдеме»? Фильмны карагач, һәр кеше бу сорауга үзенчә җавап табачак.

Карашны үзгәртү

Без алга таба да Татарстан фильмнарын күзәтеп барачакбыз. Югарыда телгә алынган «Исәнмесез?» һәм «Җиде уртау арасында» картиналарын 8 сентябрьдә карап булачак. Бәлкем быел тамашачы милли картиналарга карата фикерен дә үзгәртеп куяр әле. Бу хакта сайлап алу туры жюри рәисе Гөлнара Абикеева болай дигән иде:

–  Бездә фильмнарга караш нинди? Россия киносы, тулаем алганда, яхшы. Әмма Америка һәм Европа киносы аннан да яхшырак. Ә җирле кино – ярый инде шунда. Төп бурыч  менә шушы фикерне сындыру. «Безнең фильм бит ул!» – дигән горурлык хисе уяту. Горурланырлык картиналар, һичшиксез, бар!

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү