Галәмнән – Тын океанга. Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә сәяхәтебезне дәвам итәбез

«Мир» орбиталь станциясенең тулы размерлы макеты куелган зал хәзер инде тарихи урын булып кына калган. Әмма моннан туристлар өзелми. Без дә, станциянең эченә кереп, космонавтларның көнкүреше, гомумән, космоста ничек эшләүләре белән таныштык.

Юыну

Станциянең эче әллә ни зур түгел. Башта без, бу бәләкәй генә урында вакыты-вакыты белән берничә космонавт ничек яшәгәннәр дә ничек эшләгәннәр икән дип, бик гаҗәпләндек. Бу сорауны «Мир» станциясе белән таныштырырга алынган үзәк белгече Сергей Евсеевка да бирдек. Хатын-кызларга хас булганча, юына торган урыннар эзләдек. Ахыр чиктә станциядә душ кебек җиһазның бөтенләй юк икәнлеге ачыкланды. Космонавтлар дымлы сөлгеләр белән сөртенәләр икән. Сергей Павлович сөйләгәнчә, «Мир» станциясенә кайчандыр душ куелган булган. Әмма галәмдә гравитация (ике матдәнең бер-берсенә тартылу көче) булмаганлыктан, сабын белән су тәнгә ябышкан һәм космонавтларга үзләрен дә, кабинаны да ышкырга туры килгән. Нәтиҗәдә егетләр душны саунага әйләндерергә карар кылганнар. Үз вакытында аларга хәтта мунча себеркеләре дә җибәрә алганнар. Әмма температураның әле югары, әле түбән булуы, җитәрлек дәрәҗәдә җилләтеп киптерергә мөмкинлек булмау сәбәпле, станциядә гөмбәчекләр пәйда булган. Сәламәтлеккә куркыныч тудырмасын дип, душ кабиналарыннан бөтенләй баш тартырга туры килгән.

Безне бигрәк тә хатын-кыз космонавтларның озын чәчләре кызыксындырды. Баксаң, чәч юу өчен махсус коры шампунь бар икән. Аны чәчкә һәм башка сөртәсе дә, дымлы сөлге белән сөртеп кенә аласы. Космонавтларның теш пастасы да «ашый торган» булып чыкты. Тешне чистартканнан соң, алар аны йотып җибәрәләр. Авырлык булмаган җирдә төкерергә ярамый, чөнки әйләнә-тирәдә җиһазлар һәм җилләтү системасы урнашкан. Космонавтлар көнкүрешендәге «ски»ләр тагын да бар әле. Гравитация булмаганга, сидек куыгында басым сизелми, шуңа күрә аның тулымы-юкмы икәнлеген аңлап булмый. Андый-мондый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, өч сәгать саен туалетка барырга туры килә икән.

Ашау

Космонавтларның бар булган сусызландырылган ризыгы кечкенә пакетларга тутырыла. Ашар алдыннан алар аңа Җирдән махсус алып килгән суны кушалар. Һәр өч сәгать саен көпшә аша яки кечкенә кашык белән ашыйлар. Банкаларны духовкада җылыталар. Безнең хәтердә ничектер космонавтларның бәләкәй тюбиклардан файдалануы истә калган. Хәзер космонавтлар өчен ризыкны тюбикларда әзерләмиләр икән. Чөнки йөртергә дә уңайсыз, җитмәсә, савыты да бик авыр, диде ул. Мәсәлән, чагыштыру өчен: бер тюбикның авырлыгы – 160 грамм, ә пакетныкы – 40 грамм.

– Хәзер тюбикларда соуслар, төрле тәмләткечләр һәм бал гына әзерләнә. Ашларны, салат, ботка, сок, десертларны – барысын да сусызландыралар, – диде Сергей Павлович. – Әйтергә кирәк, космонавтларны бик яхшы ашаталар, аларның рационын менюга кергән 215 төр ризыктан төзергә мөмкин. Стартка өч ай кала, алар бары тик галәмгә менәсе ризыклар белән генә туклана башлыйлар. Орбитада үзләренә күбрәк нинди ризык кирәклеген ачыклыйлар. Исемлек төзиләр. Шуннан соң гына һәр космонавтның шәхсән үзе өчен 16 тәүлеклек рацион төзиләр. Бу рацион беркайчан да кабатланмый. Микрогравитация шартларында кан әйләнеше процессы үзгәрү сәбәпле, тәм сизү рецепторлары да үзгәрә. Мәсәлән, әчкелтем ризык баллы тоелырга, киресенчә булырга да мөмкин. Шуңа күрә орбитада күп вакытта ризык белән алыш-биреш ясыйлар. Биш тапкыр ашау каралган: иртәнге аш, әбәт, кичке аш. Алар арасында ике тапкыр тамак ялгап алалар. Чит ил космонавтлары үз ризыкларын алып киләләр.

Горурлык

Үзәктә нәкъ менә «Мир» станциясенә мөнәсәбәт аеруча җылы кебек тоелды безгә. Сергей Евсеев та аны берничә тапкыр «безнең горурлыгыбыз» дип атады. Тарихы белән танышкач, шулай икәнлегенә без дә инандык.

«Мир» станциясе галәмгә 1986 елның 19 февралендә җибәрелә. Тәгаенләнгән 5 урынына 15 ел эшли һәм 2001 елда Тын океанга батырыла. Шушы чорда анда 28 экспедиция составында 12 илдән 104 космонавт була. «Мир»да фәнни тәҗрибәләр эшләнә, төрле рекордлар куела. 1976 елдан төзелә башлаган бу проектта төрле елларда 280 предприятие катнаша. Ниһаять, 1985 елның 2 гыйнварында СССР Министрлар Советы «Мир» космик орбиталь станциясен төзү турында карар кабул итә.

Станцияне Байконур космодромыннан беренче тапкыр 1986 елның 16 февралендә җибәреп карыйлар. Әмма элемтә белән җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпле, бу эш барып чыкмый. Икенче тапкырында, 1986 елның 19 февралендә, барысы да әйбәт үтә. Сергей Павлович әйтүенчә, аның исеме совет халкының тынычлыкка омтылуына ишарә ясый, ягъни космик техниканы тыныч максатларда гына куллануы турында сөйли.

Станциянең тарихы бик бай. Леонид Кизим һәм Владимир Соловьев составындагы экипаж 1986 елның 15 мартында менә. Космонавтлар бортта ике айга якын эшлиләр. Аннан соң тарихта беренче тапкыр бер орбиталь аппараттан икенчесенә күченәләр. 29 июньдә яңадан «Мир»га кайтып, 16 июльдә Җиргә төшәләр. 1987 елда «Мир»га беренче чит ил кешесе – Сирия космонавты Мөхәммәт Фарис менә. Ә 1990 елда беренче журналист, Япония космонавты Тоехиро Акияма була. Космонавт Сергей Крикалевның язмышы бик үзенчәлекле: ул 1991 елның маенда илебез СССР дип аталганда менеп китә һәм 1992 елда Россиягә кайтып төшә. Бу очыш өчен ул Россия Герое исеменә лаек була һәм «Волга» машинасын алучы соңгы космонавт буларак тарихка кереп кала. 1994–1995 елларда космонавт Валерий Поляков «Мир»да 437 тәүлек һәм 18 сәгать була. Бу сан хәзерге көнгә кадәр рекорд булып кала.

СССР таркалганнан соң космос өлкәсе дә авыр кризис кичерә. «Мир»да да төрле проблемалар килеп чыга башлый. Иң куркыныч вакыйга 1997 елның 25 июнендә була. Тоташтырган вакытта йөк корабле «Прогресс М-34» «Спектр» модуле белән бәрелешә һәм анда яньчелгән урын барлыкка килә. Ул вакытта станциядә Василий Цибалев, Александр Лазуткин һәм америкалы Майкл Фоуп була. Җирдән зыян күргән модульгә керү урынын герметизацияләргә боерык бирелә. Ләкин люкны ябарга кабельләр комачаулый. Аларны кисеп, җыеп алганнан соң гына станциядән чыккан һаваны туктатырга мөмкинлек туа. Авария нәтиҗәсендә «Мир» электр энергиясенең 40 процентын югалта, шулай итеп, фәнни тәҗрибәләр үткәрергә бернинди мөмкинлек тә калмый.

1998 ел башында башка проблемалар да барлыкка килә. Финанслау да туктатыла. 2000 елда анда соңгы тапкыр Сергей Залатин һәм Александр Калери составындагы экипаж була. Үзләре киткәндә, алар станцияне автоном режимга күчереп калдыралар.

«Мир»ның тарихы 2001 елның 23 мартында тәмамлана. Аңа тоташтырылган «Прогресс» корабле станцияне орбитадан чыгара. «Мир»ның калдыклары Яңа Зеландия белән Чили арасында Тын океанга төшә.

– Хәзер инде галимнәр арасында, әгәр кризис комачауламаса, финанслау туктатылмаса, бәлки, «Мир» станциясен саклап та калып булыр иде, дигән фаразлар да бар. Әмма монысы – икенче мәсьәлә, – дип тәмамлады сүзен Сергей Евсеев. – «Мир» үз гомерен галәм белән бәйләгән кешеләр өчен бик кадерле. Күз алдына китерү дә кыен: бу өстәл янында 104 космонавт утырып эшләгән бит, – дип, куллары белән йомшак кына сыйпап куйды.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү