Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә кабат санкция керткәннәр

Америка Кушма Штатларының Финанс министрлыгы Россия Фәннәр академиясенә һәм аның структураларына санкцияләр керткән. Исемлеккә Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дә эләккән. Аңа инде быел июль аенда да чикләүләр кертелгән булган.

Моннан тыш Прохоров исемендәге Гомуми физика институты, Осипьян исемендәге Каты җисемнәр физикасы институты санкцияләргә эләккән.
АКШның Финанс министрлыгы теге юлы Казан фәнни үзәге белән бергә Казан дары заводын да чикләүләр исемлегенә керткән


Фикер өстәү