Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанга Россия Фән көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашу өчен килде.

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1996 елда оештырыла. Татарлар һәм Татарстан тарихын, Евразия һәм төрки-татар цивилизациясе тарихын өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү үзәге булып тора.

Институт директоры Радик Салихов мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычлары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Институт составына 10 фәнни бүлекчә керә: Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәкләре, милли мәгариф тарихы һәм теориясе, яңа тарих, иң яңа тарих, этнологик тикшеренүләр, Идел буе һәм Урал буе тарихы, диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы, мәгълүмати технологияләр, Кырым һәм Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәкләре.

Игътибарга лаек проектлар арасында җиде томлык «Борынгы заманнардан татар тарихы» академик хезмәте бар.  Ул 2017 елда инглиз теленә тәрҗемә ителгән. 2016 елда «Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы, Т.1» кебек яңа фундаменталь фәнни хезмәтләр дөнья күрә, «Бөтендөнья тарихында Алтын Урда». Кырым фәнни үзәге эшенең төп нәтиҗәсе булып «Кырым татарлары тарихы» сериясенең беренче томы басылып чыга (2022 ел).

Моннан тыш, 2010-2014 елларда институт Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча эшләрнең фәнни-методик консультациясен гамәлгә ашыра. Тарихи-мәдәни мирас объектларын өйрәнү өлкәсендә Татарстанның аерым районнары һәм Казан зиратлары эпиграфикасы буенча белешмәләр чыккан. Институт берничә фәнни журнал һәм еллык басмалар чыгара. Галимнәр республикада туга һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм фронтларда һәлак булганнар турында төгәл мәгълүматларны билгеләүгә зур игътибар бирәләр.

Соңгы елларда институт ТАССРның 100 еллыгын һәм Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаша, «Татар халкының гамәлләр стратегиясен» булдыруда, халык санын алу компаниясен үткәрүдә фәнни-методик һәм консультацион ярдәм күрсәтә.

Шулай ук кунаклар өчен Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тармак бүлекчәләренең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Г.Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Тормыш иминлеге фәнни үзәге кебек фәнни проектлары тәкъдир ителде.


Фикер өстәү