Татарстандагы популяр урыннарны һәм фильмнарны ачыклаганнар

Соңгы еллардагы мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләрне Татарстан халкы ничек бәяли? «Диалог Регионы» оешмасы «Татарстан – казанышлар җире» проекты белән берлектә сораштыру уздырып, әнә шул сорауга җавап эзләгән. Бу хакта «Волга» клубының Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган фикер алышу башында хәбәр иттеләр.

«Диалог Регионы» оешмасының Татарстандагы җитәкчесе Марсель Гыйльмиев сүзләренә караганда, сораштыруда катнашучыларның 67 проценты соңгы биш елда үзләренең мәдәни тормышында уңай үзгәрешләр булуын әйткән.

– Без катнашучылардан әлеге үзгәрешләрнең күпчелеге «Мәдәният» илкүләм проектына каравын белү-белмәүләрен дә сорадык. «Әйе» дип 70 процент кеше җавап бирде, – диде ул.

Моннан тыш, алар, «Яндекс. Карты» һәм «2ГИС» сервисларын анализлап, Татарстандагы иң популяр урыннарны ачыклаган. Алар арасында Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Милли китапханә бар. Ә «Кинопоиск» сервисында иң яхшы кайтавазлар җыйган Татарстан фильмнары – «Ядәч! Истә!», «Микулай», «Бибинур».


Фикер өстәү