Рөстәм Миңнеханов министр Валерий Фальковка «Дуслык» ордены тапшырды

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

Яклар республикада Академик фән үзәген булдыру, Әлмәттә Югары нефть мәктәбе проектын алга таба гамәлгә ашыру һәм Татарстанда югары белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук кайбер уртак юнәлешле программаларны үтәү мәсьәләләре һәм быел Татарстан белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының үзара хезмәттәшлеге буенча башка юнәлешләр тикшерелде.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Валерий Фальковка «Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен» «Дуслык» ордены тапшырды.


Фикер өстәү