Рөстәм Миңнеханов Валерий Фальков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды.

Исегезгә төшерәбез, XVIII Россия венчур форумы бүген «Казан Экспо» ХКҮдә ачылды. Форумда 4 меңгә якын кеше катнаша. Эшлекле программада 200дән артык спикер, 100гә якын инвестиция фонды вәкиле, шулай ук 50дән артык стартап-проект җәлеп ителгән.

Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов алга таба хезмәттәшлек итү, төбәк дәрәҗәсендә югары белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук республикада кайбер белем бирү проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов Валерий Фальковка пленар утырышта һәм Россия венчур форумының башка чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 24 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаштылар (Әлмәт).


Фикер өстәү