«Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында XVIII Россия венчур форумы ачылды

Бүген Татарстанда XVIII Россия венчур форумы ачылды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Форумны ачу тантанасында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РАВИ башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты.

Форумның барлык кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге чараны республикада уздыру – Татарстан һәм илкүләм инновацион системаның барлык субъектлары тырышлыкларын берләштерү дәлиле.

Быел форумда 4 меңнән артык катнашучы бар. Эшлекле программада 200дән артык спикер, 100гә якын инвестиция фонды вәкиле, шулай ук 50дән артык стартап-проект җәлеп ителгән.

Форум тагын бер тапкыр илебез венчур индустриясенең иң якты һәм танылган дискуссия мәйданчыкларының берсе статусын раслады, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу күп кенә эчтәлекле һәм оештыру яңалыклары аркасында мөмкин булды. Алар арасында киңәйтелгән, ике көнлек чара программасы, шулай ук Россия венчур тармагының бүгенге һәм киләчәктә технологик эшкуарлыкның роленә аерым басым ясала.

Рөстәм Миңнеханов форумның оештыру комитетын җитәкләгән һәм әлеге яңалыкларны хуплаган Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка рәхмәт белдерде.
Форумның төп максаты — чит ил финанс ресурслары чыганакларыннан бәйсез венчур базарын формалаштыру. Илебезнең венчур тармагының фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә ярдәм итүе, Россия икътисадында технологияләрне киң куллануга һәм саклауга ярдәм итүе мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, форум программасында «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» пленар утырышы, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һәм башка чаралар каралган, ә иң мөһиме — инвесторлар һәм стартап инициаторларының тыгыз хезмәттәшлеге.

Форум алдынгы фәнни-техник эшләнмәләрне коммерцияләштерү, икътисадның төрле тармакларында инновацион проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук заманча конкурентлыкка сәләтле товарлар һәм хезмәтләр булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен уңайлы платформа булып хезмәт итәр дип ышанам, диде Татарстан Рәисе һәм барысына да нәтиҗәле эш, барлык ниятләрендә һәм башлангычларында уңышлар теләде.


Фикер өстәү