Владимир Путин: «Ишле гаиләләр – дәүләтне үстерүнең төп шарты»

Ишле гаиләләр, күп бала тәрбияләп үстерү – дәүләтне ышанычлы төстә үстерүнең һәм җәмгыятьтәге әхлакый иминлекнең төп шартларыннан берсе. Нәкъ менә гаиләдәге җылы мохиттә баланың шәхесе һәм карашлары, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә, традицияләр буыннан-буынга тапшырыла. Президент Владимир Путин, Гомумроссия демографик конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдергән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

“Үсеп килүче буынны ишле дус гаилә кыйммәтләре рухында, якыныңны, балалар һәм ата-аналарны кайгырту рухында тәрбияләү мөһим”, – диелгән Президент телеграммасында.

Путин искәртеп үткәнчә, гаиләләрне лаеклы тормышта яшәтү, балаларның күбрәк тууына этәргеч бирү илнең төп бурычларыннан берсе булып тора. Бу эшкә барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр, гражданлык институтлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кушылырга тиеш. Шушы бурыч тирәсендә, социаль сәясәттән алып, икътисадка һәм торак пунктларны төзекләндерүгә кадәр – төрле өлкәләрдә планнар, проектлар булдырылырга тиеш.


Фикер өстәү