Фәрит Мөхәммәтшин: «Балаларга ватанпәрвәрлек буенча беренче дәресләр гаиләдә бирелә»

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында яшь буында ватанпәрвәрлек һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яшь буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләсе хәзерге шартларда аеруча актуаль һәм әһәмиятле. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, гражданлык һәм патриотизм формалашуында гаилә аерым роль уйный. «Балачакта тиешле тәрбия алмаса, олы яшьтә ул гражданлык позициясен күрсәтү өчен үз теләге белән сайлауларга бармаячак, чөнки гомуми эш өчен җаваплылык тоймаячак, – диде парламент җитәкчесе. – Нәкъ менә шуңа күрә гаиләләргә ярдәм итү, ата-аналарны һәм балаларны яклау кирәк, чөнки нәкъ менә гаиләдә бала беренче тапкыр гражданлык нигезләрен ала башлый».
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, республикада балалар Россиядә төрле милләтләр яшәгәнен белеп үсә. «Россиядә гражданлык төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мәдәни аерымлыкларны хөрмәт итүгә, бер-берсен белүгә һәм аңлауга нигезләнгән булырга тиеш, бу очракта этник һәм төбәк тәңгәллеге Россия күләмендә конфликтсыз рәвештә берләшергә, бердәм күпдәрәҗәле система барлыкка китерергә мөмкин», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы утырышта катнашучыларга бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру, шулай ук яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын табу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Бүген утырышта иҗтимагый хәрәкәтнең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды. Бу мәсьәлә буенча башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова җентекле доклад ясады.


Фикер өстәү