Муниципаль берәмлекләр съезды нинди проблемаларны ачты?

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында 30 яшькә кадәрге кешеләр нибары 10 процентны гына алып тора. Ә 55 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, киресенчә, арта.  «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында проблемаларның искеләре дә, яңалары да күтәрелде. Уңышлар белән бергә яңа бурычлар да куелды. 

Яшьләрнең авыллардан китү мәсьәләсе бу юлы да игътибардан читтә кала алмады. Рәхәтләнеп яшәр өчен шәһәрнекеннән ким булмаган шартлар да бар югыйсә, диде ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

– Районнарда торак салу елдан-ел арта: ун ел эчендә бу күрсәткеч 30 процентка артты, – диде ул. – Ун ел эчендә республикада 27 млн кв. метр торак төзелгән, шуларның 14 млн кв. метры – районнарда. Авыл кешесе район үзәгендә йорт салса да, ул мегаполиска китмичә, тормышын кече ватаны белән бәйли дигән сүз. Бу күзлектән караганда, һәр районда да халыкны җыярдай, таяну пункты булырдай авыллар булырга тиеш. Ләкин иң мөһиме – һәр авыл җирлеге буенча җитештерү көчләрен урнаштыруның төгәл схемасын билгеләү кирәк. Алар эре предприятиеләрнең филиаллары, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате булырга мөмкин. Комплекслы программа кирәк, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Җитәкче кооперативларга да игътибарны көчәйтергә кушты.

– Ел саен күпчелек районнарда кооперативлар саны арта, моңа уңышлы мисаллар да күп. Шуның белән беррәттән, бу төр форманы үстерер өчен мөмкинлекләр дә шактый. Тик әлегә 10 мең кеше генә кооператив әгъзасы булып тора. Бүген аларны үстерер өчен субсидияләр, грантларны файдалану мөмкинлеге бар. Муниципалитет җитәкчеләреннән аларны үстерер өчен зуррак игътибар бирүләрен сорыйбыз, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Елдан елга күчеп килә торган тагын бер проблема: халыкны су белән тәэмин итү. Соңгы елларда бу четерекле мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итүче өстәмә чаралар бүлеп бирелсә дә, авырлыклар күп.

– Быелгы коры килгән җәй әлеге проблеманы тагын да кискенләштерде, кайбер территорияләрдә скважиналардан алына торган суның җитмәве ачыкланды, күп су яшелчәләргә сибү өчен тотыла. Соңгы елларда республика хөкүмәте су белән тәэмин итү системасын үстерү буенча өстәмә чаралар кабул итте. Барлык программалар (федераль һәм республика, үзара салым, грант) буенча су белән тәэмин итү системасын төзү, төзекләндерү һәм яңарту өчен 3,5 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шуның белән беррәттән, статистика күрсәткечләре буенча суүткәргеч системаның 60 проценты алыштыруны таләп итә, – диде Әгъзам Гобәйдуллин һәм бу эшләр өчен федераль бюджеттан күбрәк акча бүлеп бирү кирәклегенә басым ясады.

Әлеге проблеманы үз чыгышында Түбән Кама мэры Рамил Муллин да күтәрде. Аның сүзләренчә, коммуналь инфраструктураларның 70 проценты тузган. Аларны яңарту өчен җирле һәм республика бюджеты гына җитми, федераль ярдәмнең булуы кирәклеген ассызыклады ул. Моннан тыш, Рамил Муллин шәһәрдә җәмәгать транспортын яңарту, аның эшен көйләү буенча да авырлыклар булуын әйтте.

– Авыллардагы юлларны карап тотуга тәгаенләнгән суммалар 2015 елдан бирле үзгәрмәде. Халыкның ихтыяҗы елдан-ел арта, ләкин без аларны канәгатьләндерә алмыйбыз. Шуңа күрә әлеге сумманы индексацияләү кирәк, – диде Рамил Муллин.

Муниципалитетларда проблемалар гына түгел, уңышлар да бар анысы. Программалар, үзара салымнар, грантлар ярдәме белән юллар төзекләндерелә, зиратлар, су башнялары карала, зират коймалары яңартыла, балалар мәйданчыклары сафка баса. Әйтик, быел грантлар суммасы артып, 2 млн сумны тәшкил итте. Бу акчага 82 муниципалитет тракторлар сатып алды. Әлеге техника территорияләрне төзекләндерергә һәм юлларны үз техникалары белән тәртиптә тотарга мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов съездда катнашучыларга: «Сез гражданнар белән турыдан-туры эшлисез, алар белән көндәлек элемтәдә торасыз», – дип мөрәҗәгать итте.

– Эшегезнең нәтиҗәлелегенә, халык белән аралашуга бәйле рәвештә гражданнарның барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына мөнәсәбәте формалаша. Соңгы елларда тулаем илдә дә, республикабызда да, һәр шәһәрдә һәм районда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур эш башкарылды, – диде ул.

Шул ук вакытта хәл итүне таләп итүче һәм халыкны борчыган мәсьәләләрнең дә күп калуына басым ясады.

– Тормыш һәр көн безнең алда яңа бурычлар куя. Барлык проблемаларны берьюлы хәл итеп булмый. Бу хакта халык белән ачык һәм намуслы сөйләшү алып барырга кирәк. Халыкка территорияләрне үстерүнең өстенлекле бурычлары, аларны гамәлгә ашыру буенча хакимият органнары алып барган эшләр, теге яки бу проблемалы мәсьәләләрне хәл итү вакыты һәм этаплары турында хәбәр ителергә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Саннар

– Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, 7 меңнән артык депутат, 6700 муниципаль хезмәткәр бар. 872 авыл җирлеге эшли.

– Республикада соңгы 10 елда территориаль иҗтимагый үзидарәләр саны 4 тапкыр артып, 463кә җитте. Анда 1 млн 700 мең кеше яши.

– 2012 елдан бирле халык үз территорияләре үсеше өчен 2,4 млрд сум акча керткән. республика бюджетыннан 9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

 


Фикер өстәү