Үзебезнең Илсөя. Казандагы 12 көнлек традицион концертыннан репортаж

Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәргән грандиоз тамаша, берсеннән-бер затлы костюмнар, чиксез тамашачы мәхәббәте… Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концертын берничә сүз белән тасвирларга кушсалар, әнә шуларны әйтеп булыр иде. 21 ел буе сәхнә тоткан җырчы быел тамашачыга «#едриткудрит» дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итте. Илсөя Бәдретдинованың Казандагы 12 көнлек традицион концертын безгә дә барып күрергә насыйп булды.

Насыйп булды диюем юкка түгел. Илсөя Бәдретдинова концертларына көнендә генә эләгәм, димә. Әйтик, шул ук Казан концертларына билетлар ике ай алдан ук сатылып беткән иде. Ел саен шундый хәл. Җырчының тамашачы күңелендә нинди урын алып торуын әнә шуннан да чамаларга мөмкин.

…«Уникс»ның бер меңнән артык кеше сыйдырышлы концертлар залында алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, көчле энергетика… Илсөя Бәдретдинованың һәр чыгышы шулар белән үрелеп барды. Залдагы тамашачы һәр җырның сүзләрен белә. Бу аңлашыла да. Аларның һәркайсында һәркайсыбызга таныш халәт, тарих, хисләр урын алган. Җырчыга кушылып җырлап утыручылар да, залдагы энергетикага каршы тора алмыйча, утырган җиреннән торып басып биючеләр дә шактый булды. Илсөя – Илсөя инде! Аның концертларында башкача була да алмый!

Моннан егерме ел элек үз юлы, үз стиле белән өермә кебек килеп кергән үзенчәлекле җырчы бүген дә үз юлы белән атлавын дәвам итә! Беркемне дә кабатламый, киресенчә, һәр концерты моңарчы татар эстрадасында күренмәгән берәр яңа алым белән истә кала. Быел, мәсәлән, сәхнә биеклеге белән чикләнеп калмыйча, җырлый-җырлый түшәмгә кадәр үк күтәрелде ул.

Шундый катлаулы номерны «ых» та итми башкарып чыгуына бер гаҗәпләнсәк, шул мизгелдә бер секунд эчендә өстендәге киемен алыштырырга өлгерүенә икеләтә таң калдык. Гомумән, җыр саен тиз арада күлмәк алыштыру – Илсөянең иң төп фишкаларының берсе. Кай арада өлгерә ул аңа?! Быелгы концертта 12 күлмәк алмаштырганын төгәл санадым, аннары инде исәбен югалттым. Җырчының һәр күлмәге затлы, кабатланмас. Илсөя үзе генә түгел, төркемдәге егет-кызларның өлгерлегенә дә күзләр иярми. Әле бит алар арасында тамашачыны ялыктырырлык пауза әсәре дә юк.

Халыклар, милләтләр дуслыгы турында күп ишетергә туры килә. Моның тормышта ничегрәк икәнен күрергә теләүчеләр һич икенләнмичә Илсөя Бәдретдинова концертына бара ала. Бүген аның төркемендә 5 милләт, 3 дин вәкиле эшли. Татар, рус, башкорт, керәшен, якут милләтеннән булган кыз һәм егетләрне тамашачы исемләп белә. Илсөя исә аларның һәркайсы турында, горурланып, «минекеләр»,  ди.

– Меңләгән талантлар арасыннан берәмтекләп җыеп алган алтын бөртекләрем алар минем. Алар музыкант, җырчы, биюче генә түгел. Алар –бөтен яктан да уникаль, универсаль шәхесләр. Безнең сәхнә артына керсәгез, шундый күңелле. Берсе почмакта чукына, берсе урындыкка утырып бисмилласын укый, берсе идәнгә ятып нәрсәдер тыңлый. Үлеп яратам шуларны. Һәрберсе белән озын-озак еллар эшләргә насыйп булсын, – ди Илсөя үзе.

Илсөя Бәдретдинова тамашачысына да атлаган саен рәхмәт әйтә. Әйтерлек тә бит! Иҗат кешесе өчен ике дистә ел буе янәшәдән атлап барган тугры тамашачысы булудан да зур бәхет юктыр ул. Җырчыны күтәрүче дә, сәхнәдә яшәтүче дә – алар.

Үзенә булган бу ихтирамны сәхнәдә утырган һәр тамашачы сизгәндер, мөгаен. Концертның башыннан ахырынача залда үзгә бер җылы, дустанә, рәхәт мохит урнашты. Күп кенә концертларда күзәтелә торган «менә мин кәттә артист, син тамашачы» дигән ташка язылмаган, әмма әллә кайдан сизелеп торган бүленеш тә юк биредә. Озак еллар дәвамында бергә булган якын кешеләрнең бер күрешеп, хатирәләрне барлап, җырлашып, биешеп утыруын хәтерләткән рәхәт кич. Концерт барышында тамашачы арасында, иркенәеп китеп, сәхнәгә үк менеп биюче, җырлаучылар да булды хәтта.

Казанның 9 нчы шәһәр стоматология клиникасында шәфкать туташы булып эшләүче Рамилә Гафиятова яраткан җырчысының концертына инде унөченче ел рәттән килә икән. Узып баручы елны Илсөя Бәдретдинова концерты белән йомгаклау гаиләләрендә матур бер традициягә әйләнгән аларның. Быел концертка гаилә дусларын да иярткәннәр. Якыннарының туган көненә шундый үзенчәлекле бүләк ясаганнар.

– Илсөя Бәдретдинова халыкчан булуы белән үзенә җәлеп итә. Безнең кебек үк гади авыл кызы булып кала алуы белән якын ул. Эренләнми, битлек киеп азапланмый. Аның үз-үзен тотышын, сәхнә корылышын, матур киемнәрен – барысын да күз дә алмый карап утырабыз, – ди Рамилә ханым.

Тугры тамашачының быелгы концертны алдагылары белән чагыштырырлыгы да бар.

– Быел Илсөя концертында күңел халәтен күбрәк күрсәтә. Җырларында, сөйләгән һәр сүзендә әти-әнисен, туганнарын, авылын, авылдашларын сагынып яшәве сизелә. Татар халык киеменнән чыгышы аеруча ошады, – ди Рамилә Гафиятова.

Концертта, дөрестән дә, бер туктап уйланырлык мизгелләр дә шактый. Илсөянең тәмләп балачак хатирәләрен сөйләгәнен елмаеп тыңлап утырган җирдән, бермәлгә күңелгә моңсу бер хис кереп оялый да гомернең бер мизгел генә икәнен, әти-әнине, якыннарыңны исән чакта кадерләргә кирәклегенә тагын бер кат инанасың. Бу урында залда бик сирәкләр генә күз яшен тыеп кала алды.

Әмма озаклап моңсуланып утырырмын димә! Илсөя тамашачы халәтен бик оста тоемлый. Фәлсәфә артыннан шундук бер кызык сүзен әйтеп көлдереп, «уятып» та җибәрә! «Мәтрүшкә»ләрне җырлап бетергәч, алгы рәттә утырган бер әбигә карап: «Менә бу апа концерт башланганнан бирле ике тапкыр гына елмайды. Календарь бүләк итик әле шуңа, рәхәт булып китсен», – дип шаяртып та алды.

Ак яулыклы бу апа Казанның «Жилплощадка»сында яшәүче 76 яшьлек Әклимә Мөхәммәтгалиева булып чыкты. Яраткан җырчысының концертын карарга улы, килене, оныгы, кодагые белән килгән ул.

– Илсөя бигрәк җор телле инде, һәрвакыттагыча шаярта. Ике тапкыр гына түгел, кәнсирт буе елмаеп утырдым. «Мәтрүшкәләр»не тыңлаганда елап та алдым. Бигрәк үзәккә үтеп керерлек итеп җырлый бит. Моңа кадәр концертларын телевизордан гына карый идем. Залдан карау бөтенләй башка икән. Аллаһы Тәгалә гомеремне насыйп итсә, яңа программа чыкканны көтеп тормам, шушы ук концертка кабаттан майда да килергә уйлыйм. Әле сатуда билетлар бар, – диделәр.

Билетлар бар, әмма алары да санаулы гына. Илсөянең декабрь концертына эләгә алмаучыларның күбесе анда майда бару җаен күптән кайгыртып куйган инде. Яраткан җырчылары яз башында тагын унбер көн Казан сәхнәсен гөрләтәчәк.

 


Фикер өстәү